Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Инвестицияләр буенча калышабыз

    Татарстанның икътисад министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең 2012 елның гыйнвар-май айларындагы социаль-икътисади үсеш рейтингын бастырып чыгарды.

    45 муниципаль берәмлек арасында Баулы районы төп күрсәткечләр буенча - 14нче, өстәмәләре буенча 27нче урынны алып тора. Рейтинг нәрсәләрдән төзелә соң?
    Төп күрсәткечләр
    Төп күрсәткечләрнең берсе - уртача хезмәт хакы. 2012 елның беренче дүрт аенда Баулы районында ул 18,1 мең сум тәшкил иткән, Татарстан буенча - 20,4 мең сум. Мәсәлән, Ютазы районында ул 15,6 мең сум, Лениногорскида - 19,9, Азнакайда - 18,5, Бөгелмәдә - 20,6 мең сум, республикада иң түбән хезмәт хакы Әтнә районында (11,0 мең сум), ә иң югарысы - Әлмәт районында (24,4 мең сум). Безнең төбәктә тормыш дәрәҗәсе коэффициенты түбәндәгечә (2012 елның гыйнвар ае мәгълүматлары): Әлмәт районында - 2,43, Бөгелмәдә - 1,41, Лениногорскида - 1,32, Баулыда - 1,30, Азнакайда - 1,28, Ютазыда - 1,00. Татарстанда иң югары тормыш дәрәҗәсе Казанда (3,46), иң түбәне - Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында (0,74-0,75).
    Төп күрсәткечләр арасында эшсезлек дәрәҗәсе дә бар. 1 июньгә Татарстанда ул уртача 6 процент тәшкил иткән, Баулы районында - 2,28.
    Төп капиталга салынган капитал (бюджет чаралары исәпкә алынмый) кыска вакыт эчендә генә "эшләнә" торган күрсәткеч түгел. Ул эшмәкәрлеккә булышлыкка, ришвәтчелеккә һәм бюрократизмга каршы көрәшкә, финанс ресурсларына, транспорт агымнарының һәм логистик үзәкләрнең якынлыгына, шулай ук башка күп кенә факторларга бәйле. Татарстанда халыкның уртача баш санына андый инвестицияләр 6 мең сум туры килә. Баулы районында - нибары 0,14 мең сум. Әлмәттә бу күрсәткеч югары булуы аңлашыла. Ә калган күршеләрдә ул мондый: Лениногорск районында - 2,55 мең сум, Бөгелмәдә - 2,15, Ютазыда - 0,58, Азнакайда - 0,22. Ләкин монда безнең төбәк өчен бик мөһим нюансны - нефтьчеләр ярдәмен исәпкә алырга кирәк. Аларның кертемнәре төрле районнарда төрле.

    Халыкның җан башына исәпләгәндә Баулы районында бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре 2012 елның гыйнвар-март айларында 2107 сум тәшкил иткән, республика буенча уртача - 1850 сум.

    Халыкның җан башына товарлар җитештерү һәм хезмәт күрсәтүләр күләме агымдагы елның гыйнвар-март айларында Баулы районында 49,5 мең сум тәшкил иткән, республика буенча - 106,8 мең сум. Әлеге күрсәткеч буенча без Бөгелмә һәм Ютазы районнарын узып киткәнбез, ләкин Лениногорск һәм Азнакай районнарыннан калышабыз.

    Өстәмә күрсәткечләр

    Тагын өстәмә күрсәткечләр дә бар әле. Аларның беренчесе - хезмәт хакы буенча бурычлар. Бездә, статистикага караганда, 1 июньгә бурычлар булмаган. Ә менә республикада срогы узган бурычлар (бер хезмәткәргә исәпләгәндә) 23,7 мең сумнан артып китә, Бөгелмә районында - 16,3, Лениногорскида - 65,7 (хезмәт хакын вакытында алмаган хезмәткәрләр генә исәпкә алына).

    2012 елның гыйнварыннан май аена кадәр файдалануга бирелгән гомуми торак мәйдан республикада һәрбер кешегә исәпләгәндә 0,239 кв. метр тәшкил иткән, Баулы районында - 0,143. Бу Ютазы һәм Бөгелмә районнарындагыга караганда артыграк, ләкин Лениногорск һәм Азнакай районнарыннан кимрәк.

    Республикада зыянга эшләүче предприятиеләр өлеше - 24,8 процент, Баулы районында - 20,0 процент.

    Конкурс нигезендә үткәрелүче сәүдәләр дә исәпкә алына, чөнки алар коррупциягә каршы киртә булып торалар. Сүз муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар турында бара. Мәсәлән, Татарстанда узган елда барлык сәүдәләрнең 37,4 проценты конкурс нигезендә үткән, ә Баулы районнында - 60,3. Монда без барлык күршеләрне дә уздырганбыз.

    Өстәмә күрсәткечләргә шулай ук терлекчелек статистикасы саннары кертелә (агымдагы елның гыйнвар-май айларында халыкның җан башына исәпләгәндә мөгезле эре терлекләрнең баш саны һәм сөт җитештерү). Бездә беренче күрсәткеч тә (0,358 баш), икенчесе дә (2,19 ц) уртача республика күрсәткеченнән югарырак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: