Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Җиңү бәйрәмен туган шәһәрендә каршылыйсы килә

    Кичә илебез Ленинград блокадасын өзүнең 69 еллыгын билгеләп үтәчәк.

    Блокаданы үз йөрәге аша үткәргән һәм бүгенге көндә исән-имин Баулыда яшәүче бердәнбер кеше - Роза Фазлыевага сугыш башланганда нибары 8 яшь булган. Аның әтисе сугышта хәбәрсез югалган. Фашистлар Ленинградны "буган" чакта ачлыктан-ялангачлыктан аның 11 айлык сеңлесе вафат булган.
    - Әни белән аны Пискарёв зиратына илт-тек. Анда мәетләр тау булып өелгән иде, - ди Роза ханым.
    Соңрак язмыш аларны Баулыга алып килә. Роза Фазлыеваның эшчәнлеге балалар бакчалары белән бәйле булган. Үзе дә тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергән.
    Хәзер Роза ханымга 78 яшь.
    - 9 май бәйрәмен бер генә тапкыр булса да туган шәһәремдә үткәрәсем килә, - ди ул, үткәннәр сагышын йөрәгенә чорнап.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: