Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Горурланырлыгыбыз да бар, омтылыр максатларыбыз да

    Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллинның 2019 елга нәтиҗәләр ясауга һәм 2020 елга бурычларны билгеләүгә багышланган район Советы утырышында ясаган чыгышының кыскартылган варианты.

    Икътисад

    2019 елда тулай территориаль продукт күләме 43,5 миллиард сум тәшкил итте һәм узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3,7 процентка артты.

    Өстәлгән хак күләме 38,3 миллиард сум тәшкил итте, узган ел белән чагыштырганда үсеш биш процент.

    2019 елда бушатылган товарлар күләме тугыз миллиард сумнан артты һәм, узган елның шундый ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, дүрт процентка күбәйде.

    Сәнәгать җитештерүе күләме алдагы ел күрсәткеченә карата 101,2 процент тәшкил итте.

     

    Кече бизнес

    Районда 174 кече бизнес предприятиесе теркәлгән. Шулай ук 603 эшмәкәр үз эшчәнлекләрен алып бара. 2019 елда кече предприятиеләрнең акча әйләнеше 1 миллиард 745 миллион сум тәшкил итте һәм 20 процентка артты. Ваклап сату буенча товар әйләнеше гамәлдәге бәяләрдә дүрт миллиард сумнан күбрәк тәшкил итте һәм 3,6 процентка артты.

    Отчет чорында эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итүне оештыру программасы кысаларында тугыз кеше үз эшен ачу максатыннан финанс ярдәме алдылар. Райондагы җиде кече һәм урта бизнес субъекты Татарстан эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды аша кредит алды. 2018 елда мондый ярдәмне бер генә кеше алган иде. Безнең эшмәкәрләрнең бизнесны үстерүгә финанс инструментларыннан файдалана башлавы сөендерә.

     

    Үзмәшгульлек

    2019 елның 1 гыйнварыннан физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен яңа салым системасы “Һөнәри эшчәнлеккә салым” кертелде. Үзмәшгульләрнең салымы буенча керемнәр тулысынча җирле бюджетка тапшырыла. 2020 елның 1 гыйнварына безнең районда үзмәшгуль буларак 558 кеше теркәлгән. Үзмәшгульләрнең күбесе хезмәт күрсәтү һәм җитештерү өлкәсендә эшли.

     

    Мәшгульлек

    1 гыйнварга булган мәгълүмат буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,6 процент (109 кеше) тәшкил итте. Мәшгульлек үзәгенә төрле мәсьәләләр буенча 2400 кеше мөрәҗәгать итте. 314 кеше эшсез дип танылган һәм аларга пособие билгеләнгән.

    “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында пенсия яшенә якынлашучы 41 кеше яңа һөнәри белем алган.

     

    Бюджет

    Бюджет үтәлеше Баулы районының үз салымнарыннан һәм салым булмаган керемнәрдән 2019 ел нәтиҗәләре буенча төгәллек кертелгән планның 128 процентын тәшкил итте. Район бюджетына барлыгы 532 миллион сум акча керде, шул исәптән салым кереме 511 миллион сум, салым булмаган керемнәр 20,5 миллион сум, гражданнарның үзара салым акчасы 882 мең сум күләмендә.

    Муниципаль бюджетның төп ике керем чыганагы – физик затлар кеременә салым һәм җир салымы. Алар салым һәм салым булмаган керем чыганакларыннан кергән сумманың 87 процентын тәшкил итәләр. 2019 елда төгәллек кертелгән җир салымы планы 109 процентка үтәлде һәм район бюджетына керем 77 миллион сум тәшкил итте. Керемгә салым планы үтәлеше үткән елда 133 процентка үтәлде, аннан алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда, үсеш темпы 107 процент тәшкил итте. Бюджет нигезен булдыручы предприятиеләр буенча, керемгә салымның гомумрайон күрсәткеченең 61 проценты алар өлешенә туры килә, бу алдагы ел күрсәткеченең 109 проценты дигән сүз.

     

    Агросәнәгать комплексы

    Районда 12 эре һәм 46 вак фермерлык хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 70 мең гектар. 2019 ел нәтиҗәләре буенча акча кереме 908,5 миллион сум тәшкил итте, ягъни узган елның шул чорындагыдан 11 процентка күбрәк.

    Бер гектар сөрү мәйданына йогынты ясаучы матдәдә ашлама кертү күләме буенча без 28нче урында. Җитәк-челәргә җирләрне ашлау мәсьәләсенә мөнәсәбәтләрен үзгәртергә кирәк, ашламаган җир яхшы уңыш бирми.

    Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 11197 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 3530 сыер. Узган елда терлекләр саны 329 башка артты, сыерлар саны 34 башка. Узган елның 12 аенда 15,8 мең тонна сөт, 1,5 мең тонна ит җитештерелде. Бер сыерга савым 5 134 килограмм тәшкил итте.

     

    Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр

    Күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирү программасы тормышка ашырыла башланганнан бирле реестрга 696 күпбалалы гаилә кертелде, шул исәптән 388 гаилә җир участоклары белән тәэмин ителде. 2019 елда 61 җир участогы бирелде. Күпбалалы гаиләләр арту сәбәпле, торак пунктларның чикләрен киңәйтү эше бара. Хәзерге вакытта Потап-Томбарлы авыл җирлегенең генераль планын эшләү тәмамланды. Исергәп һәм Кы-зылъяр авыл җирлекләренең генераль планнарын эшләү тәмамлану алдында, алар нигезендә 444 җир уча-стогын формалаштыру һәм кадастр исәбенә кую күздә тотыла.

    Безнең районда төп җитештерү төре – нефть чыгару. Җирләрнең күп өлешен нефть һәм газ чыгару объектларының сак зоналары били. Бу күпфатирлы йортлар һәм шәхси торак төзү өчен, шулай ук кече һәм урта бизнеска производство мәйданчыклары киңәйтү өчен яңа җир участокларын формалаштыруга комачаулый.

     

     

    Архитектура һәм шәһәр төзелеше

    2018 елда безнең район кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохиты тудыру проектлары бөтенроссия конкурсында катнашып, “Нефтьче” паркы” объекты программасын гамәлгә ашыруга грант откан иде. Әлеге проект узган елда гамәлгә ашырылды. Грант акчасына парк территориясе төзекләндерелде. Парк территориясендә инвесторлар хисабына туклану объектлары да булган кунакханә комплексы төзелә. Әлеге объектлар, үзенчәлекле тарту ноктасына әверелеп, шәһәргә туристларны һәм кунакларны

    җәлеп итәр дип көтелә.

    2019 елда шәһәрнең түбән өлешендә уңайлы мохит тудыру буенча да эшләр башкарылды. “Ватан” яшьләр үзәген капиталь ремонтлау кысаларында әлеге җәмәгатьчелек урынын төзекләндерү эше дәвам итәчәк.

    2020 елда Җиңү һәм Хезмәт даны паркын төзекләндерү планлаштырыла. Бу уңайдан халык фикерен белү өчен, төрле форматта фикер алышулар булды. Шәһәрлеләр фикере әлеге территорияне төзекләндерүнең эскиз проекты нигезе булды. Җиңү һәм Дан паркы үсеше концепциясе белән безнең шәһәр уңайлы шәһәр мохите проектлары бөтенроссия конкурсында катнашуга гариза бирде.

     

    Төзелеш

    12183 квадрат метр торак төзелеп файдалануга тапшырылды. Бер кешегә торак белән тәэмин ителеш күрсәткече 29,7 квадрат метр тәшкил итте.

    2019 елда район 29 республика һәм федераль программаларда катнашты, алар кысаларында 76 объект төзелде, капиталь ремонтланды, төзекләндерелде.

    Торак-коммуналь хуҗалык 2019 елда капиталь ремонт 10 күпфатирлы йортта

    үткәрелде, 15 ишегалды төзекләндерелде, җиде урамга вак таш һәм ком катнашмасы җәелде. 2008 елдан бирле барлыгы 132 күпфатирлы йорт ремонтланды, бу максатка 486 миллион сум акча сарыф ителде.

    Быелдан башлап республика президенты карары буенча “Безнең ишегалды” дип аталучы яңа проект гамәлгә ашырыла башлаячак, ул алда торучы өч елга хисаплап төзелде һәм гражданнарның шәһәрдә уңайлы мохит тудыру турындагы тәкъдимнәренә нигезләнеп формалаштырылды.

     

    Мәгариф

    Мәгариф – райондагы иң эре социаль өлкә. 142 укучыны мәктәпләргә ун махсус автобус йөртә. Узган елны районга Мәгариф министрлыгы тарафыннан 17 урынга исәпләнгән яңа автобус бирелде.

    “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” үзәкләре Александровка, Кызылъяр, Покров-Урыстамак мәктәпләрендә аерым кабинетларга капиталь ремонт ясалып укыту өчен җиһазлар һәм әсбаплар сатып алынды.

    Ике дәрәҗә бюджеттан финанслау алты миллион сумнан күбрәк тәшкил итте. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре үткән уку елында канәгатьләнерлек

    булмады. Математикадан уртача балл – 63,7, рус теленнән – 73,2. Югары балл  җыючы укучылар саны артуга карамастан, 2019 ел нәтиҗәләре буенча без республика нәтиҗәләреннән калышабыз.

    Бу мәгариф учреждениеләренең эше уртача укучыга юнәлтелгән булуы белән аңлатыла.

     

    Сәламәтлек саклау

    “Демография” илкүләм проекты буенча, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә илтү өчен автотранспорт сатып алынды.

    1 гыйнварга булган мәгълүмат буенча, үзәк район хастаханәсенә 1344 кеше китерелгән.

    2019 елның августыннан Баулы үзәк район хастаханәсендә гериатрия кабинеты эшли башлады, анда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә сәламәтлек торышын һәм актив гомер озынлыгын яхшырту буенча консультацияләр үткәрелә. Республика бюджеты хисабына яңа җиһазлар алынды: өч ашыгыч медицина ярдәме машинасы, дүрт алты каналлы ЭКГ аппараты, өч үпкәне ясалма вентиляцияләү аппараты, йөрәккә массаж ясау аппараты, ике дефибриллятор һәм башкалар.

    Сәламәтлек саклау өлкәсендә барлыгы 517 кеше хезмәт куя, шул исәптән 55 табиб, 264урта медицина хезмәткәре, 198 кече медицина персоналы.

    Медицина өлкәсендәге иң зур проблема – табиблар җитмәү, 106 вазифаны 55 табиб башкара, аларның 24е (43 проценты) пенсия яшендә. 2019 елда район хастаханәсенә бер табиб-хирург һәм ике терапевт җәлеп ителде. “Земский доктор” программасы буенча ике федераль грантны участок терапевты һәм хирург алды. Нефтьчеләрнең иганә ярдәме белән Баулы шәһәрендә дүрт уңайлы фатир сатып алынды.

    2019 елда Алексеевка авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Бу 2012 елдан бирле безнең районда төзелгән унынчы медпункт.

     

    Мәдәният

    2019 елда “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында Потап-Томбарлы авыл мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалды.

    Туган як музеенда утыз урынга исәпләнгән виртуаль концерт залы ачылды. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты кинотеатрында ике мең сеанс булды, анда 12,5 мең тамашачы килде. Инде икенче ел шәһәрдә яшәүчеләрне һәм кунакларны “Мәдәни мохит” проекты шатландырды.

     

    Физкультура һәм спорт

    Районда физик культура һәм спорт буенча эшчәнлекне

    дүрт учреждение алып бара.

    Хәзерге вакытта физкультура һәм спорт белән район халкының 47 проценты даими шөгыльләнә.

    “Трехгорка” чаңгы базасы төзелү районыбыз халкына чын мәгънәсендә Яңа ел бүләге булды. Трассасы яктыртыла торган чаңгы базасы “Нефтьче” паркы концепциясенең бер өлеше булып тора. Әлеге объектны халык көтеп алды.

    Покров-Урыстамак авыл җирлегендә ике универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.

    Ябык йөзү бассейны капиталь төзекләндерелә, анда эшләр якын көннәрдә тәмамланачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: