Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Гөнаһмы әллә җинаятьме?

    Күпчелек аналар үз балалары хакына җанын бирергә әзер. Ләкин сабыйларын үтергән аналар да бар. Шулай да җәмгыятьтә әлегә кадәр мондый аянычлы хәлләргә карата уртак бер фикергә киленгәне юк. Бәхеткә, Баулыда мондый җинаятьләрнең күптән инде күзәтелгәне булмады.

    Проблема күптәннән килә

    Бәлки, без балаларны үтерү очракларының күбесе турында белмибездер дә. Андый җинаятьләрнең ачылышы бик түбән. Өстәвенә, ана кешенең үзенең яңа туган баласын үтерүе өчен җаваплылык, башка төр үтерүләргә караганда, зур түгел. Хәтта "өстенлекле үтерү" (ягъни өстенлекле шартларда тикшерелүче) дигән рәсми термин да яшәп килә. Ә менә йөкле хатын үтерелсә, бу үтерүченең җаваплылыгын арттыра.
    Россия закончалыгында балаларны үтерү турында беренче тапкыр 1649 елгы Собор уложениесендә искә алына: үз баласын үтергән ата яисә ана бер елга төрмәгә ябылуы турында язылган анда. XIX гасырда галимнәр бала тудырган хатын-кыз психикасында кичерелгән газаплар нәтиҗәсендә үзгә тетрәнүләр барлыкка килүен раслыйлар. Бу бала үтерүчегә карата йомшаклык күрсәтүгә нигез була.
    Бу чорда барлык илләрдә дә диярлек бала үтергән өчен үлем җәзасын кулланудан баш тарталар.
    Россиядә ана кешенең яңа туган баласын үтерүе 1845 елгы Җинаять һәм төзәтү җәзасы турында уложениедә беренче тапкыр "өстенлекле" җинаять буларак карала. Анда ул болай аңлатыла: "әлеге җинаятьтә гаепленең халәте катлаулы, ул еш кына оятыннан, куркудан, вөҗдан газабыннан өзгәләнүдән һәм тән газапларыннан йончудан аек акылда булмаган хәлдә шушы коточкыч җинаять юлына баса".
    Революциягә кадәрге закончалык буенча, хөкем җәзасы бары тик никахтан тыш туган баланы ("законсыз туган баланы") үтергән очракта гына җиңеләйтелә.
    1917 елгы Октябрь революциясеннән соң, закончалыкка үзгәрешләр кертелә: никахтан тыш туган балалар институты бетерелә; хатын-кызларга баланы тудыру-тудырмау мәсьәләсен үзләренә хәл итү мөмкинлеге бирелә; ялгыз аналарга матди ярдәм билгеләнә, аларның хезмәт хокукларын саклауга аеруча җитди игътибар бирелә.
    1960 елгы РСФСР Җинаятьләр Кодексының 103 маддәсе кулланылган чакта балаларын үтерүче аналар 3,9 елга иректән мәхрүм ителгән. Аңлы рәвештә башка үтерүләр кылган кешеләргә РСФСР Җинаятьләр Кодексының 103 маддәсендә билгеләнгән хөкем җәзасы уртача 6,2 ел тәшкил иткән. 45 процент очракларда суд бала үтерүне авыр җинаять дип танымаган: бала үтерүчеләргә хөкем җәзасы РСФСР Җинаятьләр кодексының 103 маддәсе санкциясеннән түбән билгеләнгән.
    1997 елда кабул ителгән яңа Җинаятьләр кодексында ана кешенең яңа туган баласын үтерүе мөстәкыйль өстенлекле җинаять составы буларак бүлеп чыгарыла (106 маддә). Яңа туган баланы башка кеше үтерүе (хәтта әнисе ризалыгы һәм үтенече буенча булса да) Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе буенча тикшерелә.

    Бала табу оят, ә үтерү - юкмы?

    Җинаять эшләре материалларын тикшерү күпчелек очракта (70 процент) гаепленең алдан ук баладан котылырга ниятләвен һәм йөкле булуын табиблардан һәм башкалардан яшерүен күрсәткән. Гадәттә, ул егете (карындагы баланың әтисе) ташлап киткән яшь кыз яисә, кагыйдә буларак, ирсез, матди хәле начар хатын-кыз була. Башкача әйткәндә, яңа туган балаларны үтерү уе үзеннән-үзе генә тумый, аның сәбәпләре, һичшиксез, социаль мохиттә яшеренгән.
    Һәрбер җинаять эшендә дә диярлек матди хәлнең авырлыгы, аборт ясату өчен акча җитмәү, ялгыз аналарга дәүләт тарафыннан тиешле матди ярдәм булмавы, эшсезлек, декрет ялын рәсмиләштергән вакытта эштә кыскартуга эләгүдән курку яисә, өч яшькә кадәрге балалар булу сәбәпле, эшкә урнаша алмау турында язылган.
    Хатын-кызларның, никахтан тыш бала табудан оялып, бу коточкыч адымга барулары хорафатлар, иске карашлар нәтиҗәсе булып тора. Бүгенге җәмгыятьтә бу хорафатлар һаман да бар әле. Кечкенә шәһәрләрдә һәм авыл җирендә нәрсәнедер, шул исәптән абортны да сер итеп саклау авыр. Хатын-кызлар аборт ясатканда түбәнсетүләргә һәм авырлыкларга дучар ителәләр. Алар гайбәт таралудан куркалар, шуңа күрә кайберләре хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать итмиләр, декрет ялын рәсмиләштермиләр, баланы хастаханәдә түгел, башка җирдә табалар, аны балалар бакчасына бирмиләр, шуңа күрә, һәрьяклап фаш ителүдән куркып, җинаять юлына басалар.
    Хурлану аркасында җинаять кылу кияүгә чыкмаган 16-25 яшьлек кызларга хас күренеш. Россия төбәкләренең берсендә булган хәлне мисал итеп китерик. Яңа туган баласын үтерүдә гаепләнүче 16 яшьлек О. ПТУда укыган чакта өлкән курс укучысы Д. белән якынлык кыла. О.ның авырга узуы турында белгән Д. аңа аборт ясатырга тәкъдим итә. Туган тиешле апасы хастаханәдә эшләгәнгә күрә, О. абортны башка шәһәрдә ясатмакчы була. Ул медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә соң була инде. Кешеләрдән оялып, О., көмәнлелеген яшерү өчен, билен тыгыз итеп буып йөри башлый, ә баласын тапкач, бу хакта белүләреннән куркып, аны кер элә торган бау белән буып үтерә һәм якын-тирәдәге урманга илтеп ташлый. Үзен тоткарлаганнан соң, ул баласын үтермәвен, аның үле тууы турында күрсәтмә бирә. Ләкин суд-медицина экспертизасы бала буып үтерелгән дигән нәтиҗә чыгара.

    "Аналыгын аласы иде..."

    Илне чын мәгънәсендә бала үтерү эпидемиясе чолгап алды. Аяктан егардай мәгълүматларга ия булган "Российская газета" илдә мондый җинаятьләр өч көн саен булып тора дип яза. Һәм быел да мәхшәрле рекорд куелуы ихтимал: бары тик 2011 елның беренче яртысында гына да үз балаларын үтергән аналарга карата 64 җинаять эше кузгатыл-ган. Үтерүчеләр мондый вакытта гадәттән тыш салкын канлылык һәм битарафлык күрсәтәләр. Мәсәлән, Пенза өлкәсендә яшәүче Светлана яңа туган кызын ерткычларча үтергән өчен шартлы төрмә срогы алган. Шул ук вакытта бу хатын-кыз ике яшь бала үстерә. Светлананың өченче баласы берничә генә минут яшәп кала. Башта ул кызының авызына серкә кислотасы сала, бала үлмәгәч, аны буып үтерә. Үтерү коралы буларак "с новорожденным!" дип язылган зәңгәр тасма кулланыла.
    10 яшьлек улын тәрбияләүче 32 яшьлек югары белемле Юлия дә яңа туган баласын шундый ук салкын канлылык белән теге дөньяга озата. Икенче баласын ул эш урынында, туалетка чыккач таба. Тикшерүчеләрнең версиясе буенча, баласын табу белән, ул аны, тончыксын өчен, полиэтилен капчыкка тыга һәм, күмү өчен, бер танышына бирә. Шуннан соң ул үз эш урынына кайта.
    Интернетта балаларны үтерү темасы буенча фикер алышуларны караганда, мин бер кешенең сүзләренә юлыктым:
    "Мин мондый вәхшиләрне аңлый алмыйм. Беренче тапкыр бала тапканда ул әле баланың нәрсә икәнен дә аңламый. Ләкин инде икенчесен тапканда... Башка сыймый. Аларны нәрсә эшләтергә - анысы да аңлашылмый. Шулай да үтермәскә, әлбәттә. Яши бирсеннәр. Үләр алдыннан кайчандыр үз балаларын үтерүләрен искә төшерсеннәр. Ә менә аналыкларын алырга иде. Ул ерткычлар кеше үтерү өчен генә балага узмасыннар.

    "Артык" балаларны кабул итү өчен контейнер

    "Артык" балалардан котылу мәсьәләсендә бәхәсләр тынмый. 4 ноябрьдә Казанда "Воины жизни" абортларга каршы халыкара хәрәкәт булышлыгы белән православие җәмәгатьчелеге абортларны тыюга багышлап пикет оештырды.
    Аборт ясауга рөхсәт бирелү нәтиҗәсендә Россия ел саен 8 миллион гражданинын югалта. Дәүләт моның белән җитди рәвештә көрәшергә ниятли. "РФ гражданнарының сәламәтлеген саклау турында" законга берничә төзәтмә кертү планлаштырыла. Әгәр дә аларны кабул итсәләр, хатын-кызларны баласын калдырырга үгетләячәкләр, аңа яралгының йөрәк тибешен тыңлатачаклар, УЗИ аша яралгыны күрсәтәчәкләр, авырлы хатыннар өчен ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр, иренең аборт ясатуга каршы булмавы турында белешмә сораячаклар.
    Россиядә тагын бер нау-хау - бэби-боксларны куллана башларга җыеналар. Бу медицина учреждениеcе бинасы диварына урнаштырыл-ган җайланма, анда, урамда көенчә, баланы калдырырга мөмкин. Иң мөһиме - анонимлылык. Бэби-бокс белән янәшәдә видеокамера урнаштырылмаган. Тартманың капкачы автомат рәвештә ябыла. Ана баласын тартмада калдыра. Сигнал бирелүгә, медиклар шунда ук тарт-мадагы баланы алалар, кирәк булганда, тиешле ярдәмне күрсәтәләр, табылдык турында полициягә һәм опекунлык органнарына хәбәр итәләр. Башка илләрдә кулланылучы бу ысул, бәлки, бездә дә файда китерер. Әлегә без бары тик рәсми статистиканы гына беләбез: Россиядә ай саен 10нан артык бала үтерелә. Ә ачыкланмаган очраклар күпме? Шәһәр чүплекләрендә һәм авыл бәдрәфләре чокырларында күпме бала мәетләре череп ята?

    Баулы шәһәренең Пушкин урамында чүп контейнерында 4 август көнне яңа туган бала мәете табылды. Бу хәлдән соң бала үтерү турында бик күп имеш-мимешләр таралды. Асылда исә ана гамәлләрендә криминал табылмаган, экспертиза бала үтерелмәгән дигән нәтиҗә чыгарган һәм җинаять эше кузгатылмаган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: