Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Үгиләр

    Районыбыз авылларында бүгенге көндә Россия гражданлыгы булмаган һәм балигълык яшенә җитмәгән өч малай яши.

    Советлар Союзы таркалып, элекке союздаш республикаларның аерым дәүләтләргә әверелүе күп кенә гаиләләр өчен чишү юлы катлаулы булган проблемалар тудырды. Кан-кардәшлек җепләре белән тыгыз бәйләнгән кешеләр арасында чик баганалары барлыкка килде. 1991 елның 18 ноябрендә кабул ителгән һәм 1992 елның 6 февралендә гамәлгә кергән "РФ гражданлыгы турында" закон нигезендә, әлеге закон кабул ителгәндә Россия Федерациясендә теркәлгән кешеләр автоматик рәвештә шушы ил гражданнары статусы алды. Россиядә туып-үсеп, ул вакытта элек Советлар Союзы территориясенә кергән якын чит илләрдә яшәүчеләр, күңелләре һәм нәсел тамырлары белән үзләрен тарихи ватаннары гражданнары итеп хис итсәләр дә, чит ил кешеләренә әверелделәр. Аларның күбесе тиешле процедураларны үтеп, тарихи ватаннарына кайтып, аның тулы хокуклы гражданнары булуга ирешә алдылар. Кызганыч, бу хокукка ия булуны закон нигезендә хәл итмәгән, ихтыяр көчен югалтып тормыш төпкеленә төшкән һәм балаларын ачы тормыш сынау-ларына дучар иткән кешеләр дә бар. Бүгенге көндә районыбыз авылларында законсыз яшәүче Шөһрәт, Леонид һәм Линур исемле малайлар да әлеге вазгыять корбаннары.
    Шөһрәт
    2000 елда Үзбәкстанның Термез шәһәрендә дөньяга беренче тапкыр аваз салган малайны бер яшьлек вакытында әнисе үзенең туган ягына - районыбызның Новозареченск бистәсенә кунакка дип алып кайткан. Татар телендә "кунак өч көн генә була" дигән әйтем даими кулланышта йөрсә дә, Татарстанда туган, ләкин документы буенча Үзбәкстан гражданкасы булган Айсылу Галимованың "кунак булуына" инде уникенче ел киткән. 2004 елга кадәр аның гадиләштерелгән система буенча Россия гражданлыгы рәсмиләштерү мөмкинлеге булган, ләкин ул бу форсаттан файдаланмаган. 2003 елда паспортының срогы чыккан, бераз вакыт үткәч, ул документын бөтенләй югалткан. "Кунакта" яши торгач, Шөһрәткә инде 11 яшь тулган. Ул хәзер әнисенең никахсыз ире фатирында яши. Бернинди документы булмауга карамастан, Новозареченск мәктәбе укытучылары әлеге малайга белем бирәләр. Ләкин укытучылар борчыла, алар күпме генә тырышсалар да, гражданлыгы булмаган малай чыгырылыш сыйныфында БДИ тапшыруга үткәрелмәячәк. Гражданлык рәсмиләштермичә ул беркайчан да тулы хокуклы кеше булып яши алмаячак.
    Бернинди чара күрмичә, язмыш агымына гына буйсынып яшәүче ана кешегә мәктәп тә, җирле үзидарә башлыгы да, балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе дә, миграция хезмәте дә төрлечә йогынты ясап караганнар. Әлеге гаилә аларның даими күзәтчелеге астында тора. Ләкин әлегә уңай нәтиҗә генә юк.
    Айсылу үзенә һәм балигъ булмаган улына документларны бары тик Үзбәкстанда, я булмаса Мәскәүгә барып Үзбәкстанның Россиядәге илчелегенә мөрәҗәгать итеп ясата ала. Ләкин, акча юклыкны сылтау итеп, ул бу эшкә алынырга ашыкмый. Узган елны илдә законсыз яшәүче бу мигрантларны үз илләренә куу турында суд карары чыгарылган. Ләкин бу суд карарын үтәүгә дә аларның шәхесләрен аныклаучы бернинди документлары булмавы комачаулык итә.
    Линур
    Берничә ел элек Шалтыда яшәүче буйдак ир Әлмәт районына эшкә барган җиреннән "башлы-күзле" булып кайткан. Гражданлык хатынының 1997 елда туган улын да үз улыдай якын иткән. Яңа гаилә төзелүе хуплап сөйләрлек вакыйга, ләкин... Авылга килен булып төшүче ханымның документлары һәм гражданлыгы булмавы ачыклана. Улы Линурның да Үзбәкстанда тууын раслаучы туу турында таныклыгы гына бар.
    Шалты мәктәбенең 7нче сыйныфында укучы бу малайга укытучылары уңай характеристика бирәләр. Беркайчан дәрес калдырмый, тәртипле, тырыш, эшчән малай, диләр. Узган җәй буена ул авылдагы фермерның теплицасында эшләп өс киемнәрен, мәктәпкә бару өчен барлык кирәк-яракны үзе сатып алган. Шөһрәттән өч яшькә өлкәнрәк бу малай хәзер инде үз проблемаларын өлешчә үзе хәл итәргә өйрәнгән. Ләкин әлегә үзенә гражданлык алу мәсьәләләрен хәл итәрлек дәрәҗәдә түгел.
    Леонид
    Үзбәкстанда яшәп, дүрт баласын ялгыз тәрбияләүче кызының ике баласын - Виктор һәм Леонид исемле ике оныгын алып, өлкән яшьтәге бер ханым даими яшәү өчен Васькино-Туйралы авылына кайткан. Бернинди документлары булмаган ул балаларны дәүләт чиге аша ничек алып чыккандыр - анысы сер булып кала. Гражданлыгы булмагач, әби үзенә пенсия рәсмиләштерә алмаган, шуңа күрә 72 яшенә кадәр эшләгән. Лёня, гражданлыгы булмаса да, мәктәптә яшьтәшләре белән бергә белем ала. Васькино-Туйралы мәктәбендә сыйныф җитәкчесе булып эшләгән Галина Демидова әйтүенчә, хәзер аларның тормышы бераз җиңеләя төшкән. Әбиләре бире-дә яшәү хокукын алган, пенсия рәсмиләштергән. Малайларның олысы - 18 яшьлек Виктор Казан шәһәрендә төзелештә эшли һәм үзенә һәм энесенә документлар ясату эшен башлап җибәргән. Җәен Леонид та абыйсы янында эшләгән, үзенә мәктәп кирәк-яраклары, өс киемнәре сатып алырлык акча җыйган. Педагог сүзләренә караганда, өйләрендә чисталык һәм тәртип. Бакчада яшелчә үстерәләр, сугымлык үгез дә асрыйлар. Егетләрнең иң зур теләге - әниләре һәм кече туганнары белән очрашу. Узган җәйдә ул Россиягә кайта алмаган, бәлки, киләсе җәйдә кайтыр, дип өметләнәләр егетләр.
    Өмет
    11, 14, 16 яшьлек бу өч малайның тарихы белән танышсаң, аларның барысы да өлкәннәрнең - үзләрен шушы дөньяга тудырган ата-аналарының ваемсызлыгы, ихтыярсызлыгы, җавапсызлыгы нәтиҗәсендә авыр тормыш хәлендә калганлыгын аңлыйсың. Шулай ук бу егетләрнең үскән саен мөстәкыйльрәк була баруын да күрәбез. Виктор Комаров үзенә һәм энесенә документлар ясатуга ирешсә, өлкәннәр ясаган хатаны төзәтә алса, бу, әлбәттә, Линурга да, Шөһрәткә да үрнәк булачак. Үз алдыңа максат куеп, аңа ирешү өчен бөтен көчең белән тырышканда, хыялларга ирешергә була. Иң әүвәл хыялың нинди булуын гына төшенергә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: