Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Газетаның Кәрам Әхмәтҗанов чоры

    Быел "Хезмәткә дан" газетасы чыга башлаганга 85 ел тула. Шул елларның утыз елдан артык вакытны үз эченә алган чорында аның битләрендә районыбыз елъязмасын журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Кәрам Әхмәтҗанов язган. 1971-1982 елларда ул газетабызның баш мөхәррире вазифасын башкарган.

    Узган гасырның 50-80нче елларында дөнья күргән газета төпләмәләрен караганда ул чорда кешеләрнең нинди уй-хыяллар белән яшәвен, нинди идеалларга омтылганын күрәбез. Ул заманнаң төп геройларының тормышы турында мәкаләләрне, очерк һәм зарисовкаларны язучы авторлар арасында Кәрам Әхмәтҗанов исеме иң еш очрый. Төп Баулы кешесе буларак, ул туган ягы тарихын, аны данлаучыларны - хезмәт кешеләре исемнәрен газетабыз битләрендә мәңгеләштерүгә бик җаваплы караган. Газета - бер көнлек товар, дип әйтсәләр дә, архивларда сакланучы газеталар тарихчылар өчен аерым чорларны өйрәнгәндә бәяләп бетергесез бай мәгълүмат чыганагы булып торалар бит. Кәрам Әхмәтҗановның кәламе белән язылган мәкаләләр алар арасында аерым урын алып тора.

    Район газетасы редакциясенә Кәрам Сабирҗанович 1950 елны район партия комитеты юлламасы буенча килә. 1944 елда партиягә кергән фронтовикның ул вакытта тормышта да, партия органнарында эшләүдә дә тәҗрибәсе зур була. 1946 елдан 1950 елның июненә кадәр ул ВЛКСМның Баулы район комитеты икенче секретаре, КПСС райкомының сәяси агарту кабинеты мөдире, пропагандачы вазифаларын башкара. Нәкъ шул вакытта ул штаттан тыш хәбәрче буларак, район һәм өлкә газеталарында үзенең үткен каләмгә ия булуын күрсәтергә өлгерә. Шуңа күрә 1950 елда партия район комитетының аны "Байрак" район газетасы редакциясенә мөхәррир урынбасары итеп җибәрүе очраклылык түгел. 1962 елның 1 маена кадәр ул редакциядә шул вазифаны башкара. Районнар берләшеп, Бөгелмәдә районара "Хезмәткә дан" газетасы чыккан заманда да ул мөхәррир урынбасары итеп билгеләнә. Эшләү белән бергә ул белемен күтәрү өстендә дә эшли. Читтән торып КПСС Үзәк Комитеты каршындагы югары партия мәктәбендә журналистика бүлеген тәмамлый. Шул ук елларда аны СССР журналистлар союзына әгъза итеп кабул итәләр.

    1971 елдан Кәрам Әхмәтҗанов "Хезмәткә дан" район газетасы мөхәррире итеп билгеләнә.Ул җитәкчелек иткән чорда, 1974 елда, редакция Пушкин урамындагы 45нче йортка күченә. Күченүне янгынга тиңләүләрен истә тотканда, мөхәрриргә ул вакытта нинди зур бурычны үтәргә туры килгәнен күзалларга була. Нәкъ шул елларда газета чыгару технологиясе дә яңара. Бөтен нәрсә дефицит булган заманда редакция хезмәткәрләре утыра торган бүлмәләрне җиһазлау белән шөгыльләнү, шул ук вакытта яңа технологиягә күчү шартларында газета чыгаруда өзеклекләргә юл куймау мөхәррир каршында торган зур бурыч була. Үзе туплаган коллектив ярдәменә таянып, ул бу бурычларны уңышлы хәл итә.

    - Ул бик кешелекле, зыялы кеше иде. Аның җитәкчелегендә эшләгән еллар бүген дә күңелдә якты хатирә булып саклана, - дип искә ала аны редакиядә машинистка булып эшләгән Зирәк Вәлиева.

    - Кәрам абый минем өчен һәрвакыт яхшы киңәшче булды. Дөрес, эштә ялгышулар, хаталанулар да була, андый очракларда ул бик кырыс иде. Ләкин усаллык сакламый, бүлмәгә керә дә, яңа задание бирә. Димәк ышана, - дип сөйли, Кәрам Әхмәтҗановны үзенең журналистикадагы остазы дип санаучы матбугат ветераны Әлфия Гәрәева. - Журналист - ирләр һөнәре саналган елларда эшли башладым мин. Университет тәмамлап юллама буенча килеп эшли башлаган елларда Кәрам абый минем өчен остаз да, кыерсытучылардан яклаучы да, аталарча киңәш бирүче дә булды. Мин аңа гомерем буена рәхмәтле.

    Өч дистә елдан артык Баулы редакциясендә эшләгән Кәрам Әхмәтҗанов күп кенә журналист кадрлар тәрбияләгән, аларга остаз булган. Газетаның эчтәлеген баету, аны кешеләргә якынрак итү өчен, эшче хәбәрчеләр белән эшләүне активлаштырган. Нәк менә шул вакытта редакция каршында "Зәңгәр офыклар" иҗат берләшмәсе эшләгән. Кәрам Әхмәтҗанов чоры - редакциянең үсеш вакыты буларак тарихка кереп калган.

    Кадрия ГЫЙМАЗОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: