Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Гасырлык гомер кемгә бирелә?

    Узган гасырның башында диярлек - 1912 елның 22 гыйнварында тынгысыз, ыгы-зыгылы бу фани дөньяга Кандыз авылы янәшәсендәге Сөләйманда орчык кадәрле генә бер сабый туа. Авыл крестьяннары гаиләсендә дөньяга килгән бу балага мулла Мәргубҗамал дип исем куша һәм озын гомер тели. Теләкләр фәрештәләрнең "Амин" дигәненә туры килгән, күрәсең: берничә көннән Мәргубҗамал...

    Бу тормышның ачысын-төчесен татыган йөзьяшәр әбекәйнең йөзендә сабырлык үзе чагыла кебек. Гомере илебез тарихындагы иң фаҗигале гасырларның берсенә туры килгән кешенең хәтер сандыгында без, яшьләр, гыйбрәт алырлык сынаулар бихисап. Ачлыгы да, көнне-төнгә ялгап эшләве дә, толлык хәсрәте дә, бер ялгызы балаларын аякка бастыру да - берсе дә калмаган. Ә шулай да гасырлык юбилеен каршылау насыйп булган аңа. Мәргубҗамал әбекәйнең үз акылында, зиһенле булуы, үз яшенә караганда яхшы гына күрүе, ишетүе соклангыч. Хәтере дә начар түгел, сөйләшүебез барышында балачак хатирәләре калка:
    - Әтәй белән бертуган абый уйната үземне, шунда:
    "У-у, 18гә кадәре тора алсаң син!" - дия иде, - дип көлемсерәп искә алды ул.
    Ул заманнарда балалар күп үлгән шул, Мәргубҗамал дә әти-әнисенең исән калган бердәнбер, шуңа да бик кадерле баласы булган.
    Озын гомерле булуның сере бик күпләрне кызыксындырадыр. Һичшиксез, Мәргубҗамал әбинең нәселе нык булуы үз өлешен керткән моңа. Әтисе 94, әнисе 93 яшькә җитеп дөнья куйганнар.
    Өеннән чыкмый башлавына да әле ике-өч ел гына икән, туксанын узгач та туган-тумачаларына таратырлык итеп ипи салып, дөньясын алып барган. Бүген исә балалары тәрбиясендә яши. Уллары Марат, Денис, кызы Фулия, киленнәре Розалия, Нина аны сабый баланы карагандай тәрбиялиләр. Өе матур, җыйнак, бар җирдә аларның кайгыртулы мөнәсәбәте сизелеп тора. Мәргубҗамал әбекәй дә алардан бик канәгать:
    - Оланнар бик карыйлар, әлхәмдүлилләһ шөкер, - ди ул.
    Гомер сукмагының озын булуы, мөгаен, шуңа да бәйледер - янында һәрчак аны кадерләгән, якын күргән тәүфыйклы балалары, оныклары, ул үзен кирәкле итеп тоя алган, димәк, тормышны яратып яшәгән. Мәргубҗамал әби бай кеше - аның өч баласы - ике улы, кызы (тагын бер кызы өч ел элек вафат булган), 8 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Инде оныкчыкларының да бүген 11 баласы тупырдап үсеп килә. Үз балаларыңның балаларының балаларын күрү зур бәхеттер ул.
    Әмма тормышында сынау-лар да аз булмаган аның. Яше җиткәч, авылдашы Мәхмүт Әхмәдуллинга кияүгә чыккан. Өч кыз алып кайтып, матур гына яшәгән вакытта, Фин сугышы башланган, колхоз рәисе булган ирен фронтка алганнар. Мәхмүт агага бары ун елдан соң гына әйләнеп кайту насыйп булган. Сугыш елларында балаларын ничек саклап калганнарын үзләре генә беләдер ул чор хатын-кызлары.
    - Бераз запасыбыз бар иде, алар да беткәч, инәйләр йортларын саттылар, шуның исәбенә яшәдек, - дип искә ала ул.
    Мәхмүт ага туган якка әйләнеп кайткач, гаиләсе белән Баулыга күченергә карар кыла. Йортларын Тау асты урамының бер матур почмагына күчерәләр, гаилә башлыгы эшкә урнаша, бер ара "Баулынефть" трестында электромонтер булып эшли, бер-бер артлы ике ул туа. Әмма бергә озак яшәргә насыйп булмый аларга, хатынын дүрт бала белән калдырып, алтмышынчы еллар башында Мәхмүт ага гүр иясе була. Шулай итеп, Мәргубҗамалның тол калганына да инде ярты гасыр булган.
    Очны очка ялгау өчен, хатын-кыз кайда туры килсә шунда эшләгән, пекарняда утын кискән. Болар, әлбәттә, бер кайда да теркәлмәгән. Вакыты җиткәч, ничәмә-ничә ел колхозда эшләгән Мәргубҗамал иң кечкенә, унике сумлык пенсия белән лаеклы ялга чыккан.
    Хәер, дәүләт күптән түгел бурычының бер өлешен кайтарды дисәң дә була - төрле бусагаларны шактый таптагач, балалары сугыш ветераннарының толларын торак белән тәэмин итү программасы буенча фатир алуга ирешкәннәр.
    Мәргубҗамал әби белән саубуллашканда, ул изге теләкләрен теләп, рәхмәтләрен әйтеп калды. Гомумән, ул илгә, кешеләргә иминлек теләп яши. Озын гомерле булуының янә бер сере шулдыр: ул - сиңа таш атсалар, аш белән ат дип яшәгән, ачу сакламаган көчле ихтыярлы кеше. Көнләшеп, җае чыккан саен кемнедер кыерсыткан, зар елаткан, кара эчле кеше йөз яшькә җитә алмас та. Бернигә дә карамастан, тормышны яраткан кешеләр-гә генә бирелә ул гасырлык гомер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: