Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Фермерның терлекчеләре эштән канәгать, ә сыерлары аракы исен өнәми

    Заманында үсемлекчелек белән генә шөгыльләнгән "Исламгалиевлар" фермерлык хуҗалыгы хәзер терлекчелек тармагын киңәйтә. Терлекчелек - авыл хуҗалыгы производствосының гарантия фонды, ди фермерлык хуҗалыгы башлыгы.

    Бер караганда, авыл хуҗалыгында бөтен нәрсә аңлаешлы, эш элекке елларда салынган бер эздән барадыр, бу өлкәдә велосипед уйлап чыгарасы юктыр кебек. Ләкин заманча фикер йөртүче фермерлар хуҗалыкларында булып кайтканнан соң, бу тармакта эшне бөтенләй икенче төрле дә алып барып була икәнлеген аңлыйсың. Фермер Вахит Исламгалиев хуҗалыгында булган саен үзең өчен ниндидер яңалык ачыклап кайтасың.
    Биредә мөгезле эре терлекне ит җитештерү максатыннан асрыйлар, шуңа күрә сыерлар савылмый, аларны бозаулар имә. Табигый тукланудагы бозаулар нык, сәламәт булып һәм, әлбәттә, тиз үсәләр. Гомумән, бу хуҗалыкта терлекләр үзгә булып күренә - ит токымлы булгач, тана бозаулар да киң маңгайлы, җирдә нык басып тора торганнар. Араларында дала токымлылары да, герефорд һәм симменталь нәселлеләре дә бар.
    Хуҗалыкта терлекләрне ясалма орлыкландыру технологиясе буенча эшлиләр. Акрынлап бозаулар туу вакытын планлаштыруга күчеп баралар. Фермер өчен аларның барысы да февраль һәм март аенда тууы отышлы икән, чөнки ул бозаулар, сыерларны көтүгә чыгарыр вакыт җиткәндә, әниләренә ияреп иртә яздан ук болынлыкка чыгарлык булып җитешәчәкләр. Язгы үләнгә авыз тидергән терлек сәламәт була, аның ите дә тәмле була, диләр бит халыкта. Аннары, ничек кенә булмасын, терлекне көтүгә йөртү аны фермада асрауга караганда икътисади яктан отышлырак. Менә шулай алдынгы технология белән берлектә буыннардан буыннарга телдән телгә күчеп килүче халык гакылын да практикада кулланып эшлиләр.
    "Исламгалиевлар" фермерлык хуҗалыгында терлекләргә кычкырырга, сүгенергә ярамый, ә кул күтәрү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Агрессия күрмәгән сыер һәм бозаулар кешеләрдән курыкмыйлар, утарга ят кеше кергәндә дә алар, әйдә, танышабыз, дигәндәй, каршыга киләләр. Алларыннан бервакытта да азык өзелмәгән маллар үзара да сөзешмиләр, кешеләрне күргәч тә саклану позициясе алып мөгез тырпайтмыйлар.
    - Биредә эшләү шундый рәхәт, - ди фермерлык хуҗалыгында терлек караучы булып эшләүче Рәис ага Гыйззәтуллин. - Терлекләр бик акыллы. Берәр кешедән әз генә хәмер исе сизсәләр генә холыклары үзгәрә, ул кешене өнәмәүләрен шунда ук үз-үзләрен тотышлары белән күрсәтәләр... Рәхәтләнеп эшлим мин биредә. Фермер хезмәт хакын яхшы түли. Кирәк булган вакытларда сорап керсәң, берсүзсез кирәк кадәр аванс бирә. Ышана, димәк. Ә үзеңә күрсәтелгән ышанычны аклыйсы килеп тора бит аны.
    Сөйләвенә караганда, Рәис Гайфуллович элек туган авылы Керәжледә терлекчелек тармагында эшләгән булган. Авылда эш беткәч, читтә төрле шәхси эшмәкәрләрдә байтак эшләгән. Бүгенге көндә ул үзенең күңеленә ошаган эш табуы белән бик канәгать. Татар Кандызында бөтенләйгә төпләнеп калу турында планнар кора һәм мөмкин булган кадәр фермерлык хуҗалыгында маллар янында эшләргә тели.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: