Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Эш беләктә түгел, йөрәктә

    Баулы шәһәрдә берничә бакчачылык ширкәте бар. Бакчаларны сугару өчен төзелгән буалар халык яраткан урыннарга әверелеп баралар.

    Шәһәрдә су белән үзәктән тәэмин ителүче бакчалар бармак белән генә санарлык. Комсомол урамындагы буа "Поссовет-2" һәм "Нефтьче-2" (барлыгы 362 участок) бакчачылык шикәтләрен су белән тәэмин итә. Ширкәтләр рәисе Борис Бибарисов буаның ел саен ширкәтләр әгъзалары көче белән чистартылуы турында сөйләде. Чишмәләр монда бай, су белән әйбәт тәэмин итәләр, ди ул. Күптән түгел буаның төбен тирәнәйткәннәр, шуңа күрә корылык вакытында буаның суы тулы булган, бакчачылар суга интекмәгәннәр. Бу тирәдән узучылар аның янәшәсендәге территориянең төзек-ләндерелүен, яр таш белән тышлануын, чүп контейнеры тирәсендә тәртип урнашуын күрми калмаганнардыр. Эш шунда ки, буаны туендыручы чишмәләр хәзерге вакытта Сәет Мирзаханов "биләмәләре" аша уза. Берничә ел элек ул биредә җир участогы сатып алган һәм йорт төзи башлаган. Хәзер су арык аша аның участогы буенча уза. Сәет бетоннан җыйнак кына су юлы ясаган һәм аның буенда агачлар утырткан.
    Биредә яшәүчеләр янәшәдә урнаштырылган контейнер янына элек теләсә-нинди чүп-чар ыргыта торган булганнар. Мирзахановлар үз көчләре белән тонналап чүп чыгарганнар. Борис Романович мондый күрше булуга сөенеп туя алмый, чөнки ул насоска, трансформатор будкасына күзәтчелек итә. Сәет киләчәктә ярларны ныгыту, буа тирәсен матурлау - мәйданчыкны плитка яисә таш белән тирәләү, үсентеләр утырту турында хыяллана. Ләкин әлегә контейнер мәсьәләсен хәл итә алмый. Сәетнең сүзләре буенча, күрше урамнарда яшәүчеләр чүпне акрынлап контейнерга салырга өйрәнәләр икән инде, ләкин чүп тулы капчыкларын китереп җиткермәгән чаклары да булгалый. Ул аларны үзе җыештыра. Әгәр дә тулган контейнердан чүпне вакытында чыгармасалар, җилле көнне ул бөтен якын-тирәгә тарала. Сәетнең хатыны Гөлсем шәһәр башкарма комитетына хат язган, ләкин контейнерны күчерү мәсьәләсе инде елга якын хәл ителми. Чүп мәйданчыгын юлның икенче ягына күчерү тәкъдименә аларга, кешеләр барыбер чүпне, элеккечә үк, шул урынга түгәчәкләр, дип җавап бирәләр.
    Чиркәү янәшәсендә урнашкан тагын бер буа камыш белән капланып бара. Ул да бакчачылык ширкәте тарафыннан файдаланыла. Хәзер анда ике кыр үрдәге бала чыгарган. Табигатьтә ял итүчеләр биредә буш шешәләр һәм башка чүп-чар ташлап калдыралар. Бакчачылык ширкәте рәисе Рәшит Садрисламов әйтүенчә, элекке вакытларда сулыкны даими рәвештә чистартып торганнар. Анда су коенганнар, хәтта балыгы да булган. Буага шәһәр хакимияте күзәтчелек иткән, анда су булуын янгын сүндерүчеләр дә кайгыртканнар. Хәзер сулыкның төбен чистартырга кирәк, ләкин җәмгыятьнең экскаватор ялларлык акчасы юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: