Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Эчүчелеккә каршы "сугыш" ачканнар

    Авылларда гомер-гомергә эчкәннәре сер түгел. Әгәр дә элек ир-атлар гына эчсә, хәзер исә "исерекләр армиясенә" хатын-кызлар да кушылган. Кырымсарай авылында әлеге проблемага кул селтәмәгәннәр, биредә эчүчелеккә каршы көрәшнең төрле чараларын эзлиләр.

    - Күз генә тидерә күрмик, хәзер авылыбыз урамнарында әүмән-тәүмән йөрүче-ләр кимеде бит. Узган елгы хәлләрне искә алырга да куркыныч - күз алдына гына китерегез, юл буенда исерекләр адым саен аунап ята иде. Быел, Аллага шөкер, андый хәл күзәтелми. Берән-сәрән очраклар, әлбәттә, булгалый. Әгәр дә күрсәм, чыгам, оялтам, чынлап та, уңайсызлана башладылар бугай, - дип сөйләп узды соңгы бер очрашуыбыз вакытында Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Елена Зелепугина.
    Авылда эшкә урнашу мөмкин түгел диярлек. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эш урыннары саны чикләнгән. Эш сезонлы, шуңа күрә шәхси эшмәкәрләр чәчүгә, урып-җыюга, әлбәттә, эчми торган кешеләрне сайлап алалар.
    Һәм менә, ниһаять, биредә дә өмет чаткысы кабынган. Кешеләр эш тапканнар. Алар Бөгелмә районының Ключи авылына (Кырымсарайдан ерак түгел) яңа ачылган мебель комбинатына юл тотканнар, анда эшчеләр таләп ителгән. Бу авыл өчен чын мәгънәсендә бер котылу чарасы булган. Дөрес юлга басучылар арасында машиналылар да бар, кешеләр күмәкләшеп, эшкә бергә йөриләр. Җәен Кырымсарайдан Ключи авылына турыдан 8 километр чамасы барасы, ә кышын Бөгелмә аша барырга кирәк. Комбинат хезмәткәрләренең эш хакы 15 мең сумга якын, анда хатын-кызлар да, ир-атлар да эшли, иң мөһиме - эчмиләр.
    Авыл җитәкчелеге, "эчүчелек белән көрәштә барлык чаралар да яхшы" дигән принциптан чыгып, үгетләүләр белән генә чикләнмичә, тәэсирле конкрет чараларны да куллана. Кайберәүләргә җирлек башлыгы дәвалану өчен стационарга ятарга ярдәм иткән. Үзе район хастаханәсенә барып юллама алган, Мактамага барып сөйләшкән, авылдашларын үзе үк шунда илткән, чөнки алар анда мөстәкыйль рәвештә бармаячакларын яхшы белә. Башка чарам калмады, ди Елена Михайловна.
    Башка торак пунктлардагы кебек үк, монда да имин булмаган гаиләләр бар. Алар җирлек җитәкчелеге, социаль яклау идарәсе контролендә, аларның белгечләре тәртипсез тормыш рәвеше алып барган ата-аналарның өйләрендә булалар. Аларга карата җитди чаралар да кулланыла. Мәсәлән, бер гаиләдә әни кеше баш күтәрми эчә. Аңа бернинди үгетләүләр дә тәэсир итмәгәч, ике баласын комиссия Яр Чаллы шәһәренә балалар йортына җибәрергә мәҗбүр була. Хәзер бу хатын-кыз эчүчелектән дәваланган, аңа төзәлү өчен сынау срогы биргәннәр. Әгәр дә барысы да әйбәт булса, ул үз балаларын кайтара алачак. Ничек буласын вакыт күрсәтер, барысы да аның ихтыяр көченә, үзен кулга алуына, үзе дөньяга китергән балаларына мөнәсәбәтенә бәйле. Җирлек башлыгының әйтүенә караганда, ул әлегә эчми, ләкин беркайда да эшләми, әнисе белән яши һәм аңа хуҗалык эшләрендә ярдәм итә.
    Тагын бер имин булмаган гаилә Мортаза авылында яши. Әти-әнинең эчүе аркасында, өч бала приютка эләккәннәр. Бу гаиләгә соңгы мөмкинлек бирелгән, әгәр дә алар тормыш рәвешләрен үзгәртсәләр, аларга балаларын кайтарачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: