Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Бәйрәмең белән, таксист!

    Календарьне актарып утырсаң, күрәсең – бер көнебез дә бәйрәмсез үтми икән бит, әй! Бүген – 22 март, мәсәлән, бөтендөнья таксистлар көне булып чыкты. Бу көнне такси йөртүчеләр генә түгел, аларның диспетчерлары да, такси хезмәтендә эшләүче техник хезмәткәрләр һәм шәхси пассажир йөртүчеләр барысы да бәйрәм итә. Бу көнне такси хезмәте җитәкчеләре үзләренең алдынгы хезмәткәрләренә мактау хатлары һәм башка бүләкләр тапшыралар ди.

    Ә Баулы таксистларының күбесе бу бәйрәм турында ишеткәннәре дә юк икән.  Базар һәм вокзал тирәсендә торучы таксистлар белән бераз сөйләшеп алганнан соң, аларның кәефләре дә, кызганычка каршы, бәйрәмчә булып чыкмады.

    – Бәйрәм итү өчен кесәдә акча булу кирәк, – ди үзен Равил дип кенә таныштырган таксист. – Көнне шунда уздырабыз инде аз гына булса да бензинга акча эшләп булмасмы дип. Даими эш дип әйтеп булмый инде моны. Күпчелегебез, ничарадан-бичара дигәндәй, эш таба алмаганлыктан интегәбез инде шунда.

    – Бәяләр бераз артсын иде дә бит, – дип кушылды сүзгә икенче таксист. – Бензин бәяләре көн дә арта, запас частьләр шулай ук кыйммәт. Безнең хәлне беркем дә аңламый. Утырып йөрергә яраталар, йөз сум да түлиселәре килми берәүнең дә. Сез тагын бәйрәм дисез. Без – бәйрәм итүчеләрне карап торучылар, утыртып йөрүчеләр, бушка диярлек.

    – Кешеләр таксистларны баеп бетәләр инде дип, көнләшәләр ахры, – ди автовокзал каршында озак еллар такси хезмәте күрсәтүче Салават. – Чынлап менә, син аларга якты йөз белән, изгелек эшлим дип тырышасың, ә алар (барысы да димим, әлбәттә), чынмы акчасын түли, бүрегә караган кебек карыйлар. Кибеттә акча түләгәндә кассир начар түгел, ә менә таксистка гел, артыграк була бугай дип, акчаларын калтыранып кына бирәләр. Югыйсә беркем дә ирексезләп кая да алып китми үзләрен.

    –  Кеше нык үзгәрде хәзер. Менә мин сезгә үзем белән булган бер очракны сөйлим әле, – дип шатландырды  мине Салават. Чөнки журналист өчен нинди дә булса берәр кызыклы вакыйга турында  ишетү куаныч инде ул. – Берәүләр машинамда сумкаларын онытып калдырганнар. Арткы утыргычка утырган әби генә әйтте, белмәгән дә идем. Ачып карасак, анда ун мең сум акча ята. Әби миңа сумканы бирде дә: “Болай булгач, мин түләп тормыйм инде, сиңа монда табыш җитәрлек”, – дип төшеп калды. Ярар, әби акчасы турында түгел сүзем. Моннан алда гына Калинин урамында төшереп калдырган пассажирларымны эзләп киттем. Бу хәтле акча югалту зур кайгы бит инде. Ничек жәлләмисең... Тегеләй бардым, болай килдем – тапмадым үзләрен. Кем икәннәрен дә, конкрет адресларын да белмим бит. Икенче көнне вокзал янында үзләре мине таптылар. Бирдем акчаларын сумкасы белән. Беләсезме, шунда рәхмәт әйтмәделәр! Шаккаттым. Мин бит, күрмәдем, дип тә әйтәлә идем, сумканы чынлап та икенче бер пассажир эләктереп тә чыгып киткән булырга мөмкин иде. Бар да теге әби түгел бит. Әле аннан соң тагын утырткаладым мин ул кешеләрне. Бер сүз дә кузгатмыйлар. Изгелегең өчен рәхмәт әйтергә дә авырсына икән кеше хәзер. 

    Ни әйтеп була инде моңа өстәп?! Таксист ачыклап әйтмәсә дә, иманым камил – бу кешеләр олы буын вәкилләре түгел инде. Совет иле тәрбиясен алган кеше рәхмәтле булып кына да калмас иде әле.  Менә шундый битараф, хиссез, рәхмәтсез, игелексез буын кыргый капитализмның гына җимеше була аладыр.

     Әйе, таксист эше дә җиңелләрдән түгел икән шул. Төн йокламый, бәйрәмнәрдә ял да итми, руль артында чаба да, чаба ул. Гаиләсен туендыру, машинасын төзек тоту, анысы йөрсен өчен бензин сатып алу – барысы да пассажир түләгән 50 яки 100 сумнан бөртекләп җыя инде ул. Туры килгәндә акчага өстәп, рәхмәт тә әйтсәк иде аларга, кеше дәртләнеп иртәгә дә эшкә чыгасы килер иде. Ә бит вакыт- вакыт, бигрәк тә бәйрәм көннәрендә такси табуы гаять кыен да була.

    Бүген – бәйрәм көнне күрсәгез: “Бәйрәмең белән, таксисит! – дип китегез әле шул кырмыска кебек тырыш егет һәм кызларга.

    Такси сүзе французларның “такс” сүзеннән ясалган, ягъни “түләү” дигәнне аңлата.

    Россиядә беренче таксистлар 1907 елда күренә башлаганнар, 1912 елда Мәскәүдә 230 такси машинасы йөргән.

    Лондонда такси машиналарының төсе кара, Германиядә – көрән, Тайландта – ал төстә, Сингапурда – ачык зәңгәр.

    Вьетнамда таксиның иң экологик төре дә бар икән – филгә утыртып йөрү

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: