Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Берничә елга сузылган ачлык

    Авыр сынаулар кичергән Раиса Савельевага сугыш елларында, туганнарыннан аерылып, чит гаиләләрдә яшәргә туры килгән.

    Хәзерге заманда без мул тормышта яшибез. Кибеткә кереп, бер арба азык-төлек җыйганда, Бөек Ватан сугышы вакытында бу хакта хәтта хыяллана да алмаулары турында уйланучы бар микән.

    Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән аралашканда, аларның сабырлыгына, тормыш сөючәнлегенә таң каласың. Ә бит сугыш берәүне дә – өлкәннәрне дә, балаларны да аямаган. Әлеге коточкыч елларны искә алганда, инде күпме еллар узса да, күпләр күз яшьләрен тыя алмый. Язмабыз героинясы Раиса Савельевага сугыш башланганда нибары ике яшь була. Аңа әлеге чор авырлыкларын кичерергә аеруча кыен була. Чөнки сугыш елларында һәм сугыш тәмамлангач та күпмедер вакыт туганнарыннан аерылып яшәргә туры килә кызчыкка. Раиса Ивановна әнисен гаепләми. Заманы шул иде, исән калыр өчен, шулай эшләргә туры килгән, ди ул. Күз яшьләрен сөртеп, сугыш чоры истәлекләрен хәтерендә яңартты ул.

    – Без гаиләдә дүрт бала, әниебез колхозда эшләгән, – ди Раиса Ивановна. – Олы апабыз Нина, мәктәптә укуын ташлап, өлкәннәр белән беррәттән эшкә тотынган: җир тырмалаган, сөргән. Урман кискән. Абыебыз Коля да авыр хезмәттә булган. Мине, ач үлемнән коткару уе белән, әниебез Богатый Ключ авылындагы таныш хатынына бирде. Аның ире фронтта һәлак булган. Аның янында озак тормадым. Берникадәр вакыт узгач, әни мине Удмурт Ташлысы авылындагы бер хатын-кызга бирде. Удмуртлар арасында яшәп, мин ана телемне бөтенләй оныттым. Әлеге хатын-кызга мин “анай” дип дәшә идем. Анда яшәү рәхәт булды, иң мөһиме – ачка интекмәдем, икмәк бар иде. Тик ире фронттан кайткач, мине кабат әниемә кайтардылар. Өйдә ярым ач тормыш. Язга хәтта бер генә бәрәңге дә калмый. Шуңа күрә, кар эри башлау белән, әнием белән апам бәрәңге кырыннан узган елгы бәрәңгене җыярга йөриләр, шуннан көлчә пешерәләр. Бераз соңрак яшел үлән баш калкыта. Без, балалар, аңлап та тормыйча, төрле үлән ашыйбыз. Әле дә истә, шулкадәрле ачы идек. Өлкәнрәк балалар урманга йөри, аннан балтырган, кузгалак җыеп кайталар. Аннан баланда пешерәләр иде.

    – Мин – Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды Иван Козловның никахсыз туган кызы, – дип дәвам итә Раиса Ивановна. – Тик мин аны берничә тапкыр гына күрдем, анысы да үләр алдыннан. Әле дә хәтеремдә, инде сугышлар тәмамлангач, кызы Юля мине үзләренә алып барды. Үләсен сизеп, әтием чакырткан, ахры. Тиздән ул вафат булды. Сугыш, авыр тормыш үзенекен иткәндер, мөгаен.

    Ветеран сүзләренә караганда, ачлык әле чигенмәгән. Балалар сугыш авырлыкларын бик иртә үз җилкәләрендә тойганнар.

    – Әни кайтуга ризык әзерләү безнең өстә иде. Казанга буебыз җитмәгәч, беребез урындыкка басып менә, икенчебез чүмеч белән су биреп тора. Ут табу да бик кыен иде, – ди Раиса Ивановна. – Җәй көне җиләк-җимеш, сөт коткара иде. Шуңа да карамастан, әниебезгә безне туендыру бик кыен иде. Җиде яшемдә мине бала карарга бирделәр. Баланың бишеген тибрәтеп йоклатам, чүпрәкләрен алыштырам, юам. Шулай итеп кыш узып китте. Сигез яшь тулгач, мәктәпкә кердем.

    Сугыш кичкән, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән кешеләр күңеленә әлеге коточкыч еллар шулкадәрле уелып калган, сөйли башласалар, һәрнәрсәне җентекләп бәян итәләр. Мондый тарихлар һәр гаиләдә бар. Алар бер-берсенә охшаш та, шул ук вакытта һәрберсе үзенчәлекле. Шулай да аларны бер нәрсә берләштерә: алар авырлыклардан сынмаганнар, яхшы тормышка өметләнгәннәр, һәм үз-үзләрен аямыйча хезмәт куйганнар.

    Айгөл Габдрәфыйкова

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: