Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Бергәлек, җәннәт һәм сынау турында

    Ата-бабаларыбыз, хаҗ кылу өчен, меңләгән чакрымнарны атта, дөядә, җәяүләп үткәннәр. Хәзер изге урыннарга бару күпкә уңайлырак булса да, моңа карап аның әһәмияте кимеми. Соңгы елларда мөселман кешесе өчен фарыз булган бу гамәлне кылучылар арта бара. Быел ун якташыбыз бу изге сәфәрне кылды.

    Хаҗ кылучыларның исән-имин әйләнеп кайтулары хөрмәтенә күптән түгел "Гали" мәчетендә күркәм чара узды. Ул көнне Аллаһы йортына шактый халык җыйналды. Икенче каттагы олы залда барысы бергә - хатын кызлар бер читтәрәк, ир-атлар икенче якта, хаҗилар Әл-хәрәм мәчетеннән алып кайткан зәм-зәм суын йотып, теләкләр теләп дога кылдылар. Әмма әлеге очрашуның төп бурычы, миңа калса, ул түгел. Мөселман кешеләрен бергә туплау, бер-берсенә рухи якынайту иң мөһим максатларның берседер. Чөнки бергәлектә яхшылык та, иман да артырга тиеш. Бары Аллаһы йортларында гына янәшәңдәге һәркемнең игелекле уйлар уйлавын, яхшылык теләвен, күңеле нечкәрүен тоярга мөмкин. Бу гаҗәеп, башка җәмәгать урыннарында кабатланмас тойгы.
    Мәчетнең иркен залында мин урындыкта утырып торучы Мөкатдимә әбекәй янәшәсенә туры килдем. Көч-хәл белән генә йөрүче, күрүе дә начар булган, өеннән бик сирәк кенә чыгучы 86 яшьлек ханымны мәчеткә күршесе Камил абый алып килгән. Мөкатдимә әби япа-ялгыз яши, кызы вафат, оныгы чит җирдә. Үз гомерендә авырлыкларны, газапны күп күргән ханым изге суны йотканда Аллаһыдан ярлыкау сорап ялвара, бар дөньяга иминлек телидер, аның мөлдерәмә тулы күңеле яшьләр булып ага... Бирегә килү, кешеләр белән аралашу гомерендә сирәк кенә булучы олы шатлык аның өчен.
    Гомумән, мәчеттәге бу җылы күрешү бирегә килүчеләрнең күбесенә рухи канәгатьлек китергәндер. Дога кылынганнан соң, алар уртак көч белән әзерләнгән табыннар янында җыелдылар. Корбан итеннән имам-мөхтәсиб учакта әзерләгән ашлардан авыз иттеләр.
    Бу көнне төп игътибар хаҗда булучыларга бирелде, әлбәттә. Гөлсорур апа Гафурова быел хаҗга дүртенче тапкыр барган. Бик дини гаиләдә тәрбия алган ул. Әтисе мулла булган, совет чорларында бик каты җәберләүгә дучар ителсә дә, иманына хыянәт китермәгән, гыйбадәтен ташламаган. Шуны күреп, күңеленә сеңдереп үскән Гөлсорур апаның хаҗга бару теләге бик күптән барлыкка килгән. Һәм менә ниһаять, 2001 елны ул беренче тапкыр изге сәфәргә чыккан. Тәүге тапкыр алар автобуста барганнар. Бер якка гына 9 тәүлек дәвам иткән юл, 50-60 градус эсселек, безнең өчен ят көнкүреш шартлары үзенә күрә бер сынау булса да, ул шулай тиеш дип кабул ителә икән.
    - Үзе барып кайтмаган кеше анда ничек булганын, нинди хис-тойгылар барлыкка килүен аңлап бетерә алмас. Җәннәткә кергән шикелле буласың. Өй дә, балалар да истә юк, бар уйларың гыйбадәттә, үзеңне Аллаһы каршына баскан кебек хис итеп, елый-елый гыйбадәт кыласың. Андагы матурлыкны, Мәдинә мәчетенең соклангычлыгын сөйләп бетереп булмый. Беренче тапкыр барып кайткач, ике ай буе Кәгъбәтулла күз алдымнан китмәде, - ди ул.
    Хаҗда булып кайткан башка кешеләрдән дә шундый фикерне ишеткәнем бар: хаҗ вакытында яныңда миллионлаган кеше булса да, син анда үзеңне Аллаһы каршында япа-ялгыз тоясың.
    Аннан кешеләр туган якларына гел башка дөньяга кайткандай кайталар. Ни генә дисәк тә, әмма битарафлык, нәфесеңне тыя алмау, бары үз файдаңны кайгырту, берне уйлап, икенчене сөйләп, өченчене эшләү кебек күренешләр әле бик күп. Әхлак төшенчәсен саклап калырлык бердәнбер көч дин нигезләрендә түгелме соң?

    - Бу бәхетне башка берни белән дә тиңләп булмый, - ди быел үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырган - хаҗга барган Минзирә апа Гәрәйшина. Кайчандыр аның бабасы да ул изге урыннарда булып кайткан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: