Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү көннәре билгеле

    Төп этап 29 июньдә башлана.

    Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакытын атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    Төп этап 29 июньдә башлана. «Бу көнне география, әдәбият һәм информатика буенча БДИ үткәреләчәк», — дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.

    2 һәм 3 июльдә рус теле буенча имтихан узачак.

    Профильле математика буенча БДИ - 6 июльгә, тарих һәм физика буенча — 9 июльгә, җәмгыять белеме һәм химия буенча 13 июльгә куелган. Шулай ук чит телләр буенча БДИның язма өлеше 16 июльгә, ә телдән тапшыру18 һәм 20 июльгә планлаштырылган.

    Расписаниедә шулай ук барлык фәннәр буенча да БДИ тапшыру өчен резерв көннәр каралган.

     

    Фото: http://pixabay.com

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/21-05-2020/berd-m-d-l-t-imtihanyn-tk-r-k-nn-re-bilgel-nde-5744424

    Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакытын атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    Төп этап 29 июньдә башлана. «Бу көнне география, әдәбият һәм информатика буенча БДИ үткәреләчәк», — дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.

    2 һәм 3 июльдә рус теле буенча имтихан узачак.

    Профильле математика буенча БДИ - 6 июльгә, тарих һәм физика буенча — 9 июльгә, җәмгыять белеме һәм химия буенча 13 июльгә куелган. Шулай ук чит телләр буенча БДИның язма өлеше 16 июльгә, ә телдән тапшыру18 һәм 20 июльгә планлаштырылган.

    Расписаниедә шулай ук барлык фәннәр буенча да БДИ тапшыру өчен резерв көннәр каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: