Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулының кечкенә авылында зур өмә үтте

    Якшәмбе көнне Шәмәй авылы зиратында өмә үтте.

    Шәмәйдә яшәүче мөселманнар үткән елда үзара салым акчасын зиратны коймалау өчен төзелеш материаллары сатып алу максатыннан җыйганнар иде. Чөнки зират койма белән әйләндереп алынган булса да, аның җепсәләре черегән, урыны белән алар ава башлаган.

    Беренче елда җыелган акчаларга сатып алынган төзелеш материаллары зиратның алгы ягын коймаларга гына җитәчәк әле, шуңа күрә авыл кешеләре киләсе елга да үзара салым акчасын шушы максатка җыярга дип килештеләр.

    Бүгенге өмәдә исә яңа койма төзүгә әзерлек эшләре башланды. Иң беренче чиратта капка тобендәге зур чуп өеме машинага төяп озатылды.

    Кызганыч, туганнары каберләрен зиярат кылырга читтән кайтучыларның кайберләре чардуган тирәсен җыештырып, чүпне капка төбенә чыгарып ташлау белән үз бурычлары үтәлгән дип саныйлар. Әлбәттә, бүгенге өмәдә катнашучылар арасында андыйлар юк иде. Инде күптән авылда яшәмәсәләр дә, ата-бабалары җирләнгән зират язмышына битараф булмаган Илгизәр Сәмигуллин, Кәрам Нәҗмиев, Энис һәм Әүхәди Кашаповлар, Роберт Дәүлиев өмәдә бик тырышып эшләделәр (өмә буласын интернеттан укып белгәннәр).

    Өмәдә катнашучылар иске койманы сүтеп, зират териториясен зурайтып, яңа койма баганалары утырттылар. Зиратның капкасы элек иген кырына чыга иде, киңәшләшеп, аны юл ягына күчерделәр.

    Өмәдә катнашучылар зиратны караучы Тәлгать Шакировның вәкаләтләрен арттырдылар: зират ихтыяҗларына тоту өчен акчаларны җыю вазифасын аңа йөкләделәр. Ә зират коймасын ясау өчен акча күп кирәк булачак әле. Шәмәйлеләр читтә яшәүче авылдашлар да бу изге эшкә үз өлешләрен кертерләр дип өметләнәләр. Алар шулай ук өмәдә җиң сызганып эшләгән авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдиновка, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Айгөл Минязевага, техника белән ярдәм иткән “Берлек” җәмгыятенә дә рәхмәтле.

    Киләсе ялларда зиратта тагын бер өмә үткәрү планлаштырылган. Бу юлы тимер баганаларга профиль торбалар эретеп ябыштырып, аларны буярга, профнастил беркетергә кирәк булачак.

    Кадрия ГЫЙМАЗОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: