Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулының игезәк егетләре гөлбакча үстерә

    Васькино Туйралы авылына килеп кергәндә, юл буенда сул яклап ерактан розалар атып утырган җиргә күз төшә. Игьтибар белән карасаң, биредә чәчәкләр генә түгел, төрле җимеш агачлары, безнең якка хас булмаган үзенчәлекле куаклар барлыгын да күрәсең. Ул гына да түгел, курдюк нәселеннән булган сарыклар, павлиннар, умарталар да биредә үз урыннарын алган. Болар барысы да игезәк егетләр – Васькино Туйралыда яшәүче Альберт һәм Альфред Мөхәммәдовлар эше.

    Шәхси ярдәмче хуҗалыкларын алар ике ел элек кенә оештырганнар. Шулай булуга карамастан, бар үстергән үсентеләре яхшылап үсеп киткән, алай гына да түгел, бүгенге көндә хәттә җимеш биреп тә утыралар.

    Альберт һәм Альфред Васькино Туйралы авылына 1994 елда әти-әниләре белән Урта Азия якларыннан кайтып төпләнәләр. Беренче сыйныфка җирле мәктәпкә баралар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан авиация институтының бизнес һәм инновацион технологияләр факультетында укуларын дәвам итәләр. Кечкенәдән авылда үсеп, төрле үсемлекләр, җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә күнеккән егетләр эшләрен нәкъ шушы өлкә белән бәйләргә уйлаганнар. Альберт эколог булып эшли, Альфред быел үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм бөтен вакытын бакча үстерүгә багышлый.

    – Безнең бабай белән әби шулай үсемлекчелек белән мәшгуль иде, – ди Альфред. – Бабай 40-50 төрле виноград, җимеш агачлары һәм дә бик күп розалар үстерә иде. Бабай белән әбидән күреп, өйрәнеп калганбыздыр, һәм ул безнең канга да сеңгән. Ике гектарга якын җир алып, үзебез эш башладык. Килеп чыга кебек, эшләр баргач, күңел шатлана. Төрле чак булды, башта авыррак иде. Район башлыгы Рамил Гатиятуллинга рәхмәтлебез, ул безгә ярдәм кулы сузды. Иң беренче булып виноградның төрле сортларын утырттык. Үзебез яшәгән йорт тирәсендә дә егермеләп сорт виноград үстерәбез. Алар барысы да безнең климатта үсә торган сортлар, яхшы кыш чыгалар һәм җимеш бирәләр.

    Биредә әллә ничә төрле йөзгә якын төп виноград, кырыкка якын алмагач, черешня, биш төрле сорт карлыган, чия, курил чәе, бөдрә тал, спирея, гортензия һәм башка бик күп үсемлекләр үсеп утыра. Чәчәкләрнең, бигрәк тә розаларның да сортлары монда бихисап. Егетләр сүзләренчә, виноград белән роза бертөрле авыру белән авырый. Иң беренче булып розалар зарарлана, күптә үтми, шул ук авыру виноградта да барлыкка килә. Шуңа да розалар авырый башлау белән виноградларга профилактик эшләр башлап, саклап калырга тырышырга кирәк.

    Яшелчәләрнең дә төрлесеннән утыртканнар егетләр. Бәрәңгенең дә берничә төре бар. Мәсәлән, “негр” сортлы бәрәңгенең төсе чынлап та кап-кара, егетләр сүзләренчә, бу сорт өчпочмак, бәлеш пешерергә тәмле. Кишер, кызыл чөгендер, помидор кебек яшелчәләр өчен дә ел уңышлы булган.

    Җиләк түтәлләре, кара бөрлегән, кара кура җиләге әллә кайдан үзләренә тартып тора. Җылы кояш нурларында иркәләнеп, кып-кызыл, чем кара булып пешеп яткан җиләкләрне өзеп кабасы килә. Әлбәттә инде егетләр безне бу җиләкләр белән сыйламый калмады. Ул җиләкләрнең тәмлелеген татып карасаң гына беләсең. Якында гына үсеп утырган, беренче карашка пешмәгән җиләк, аеруча баллы булды. Ул да булса, бу үзенчәлекле ак төсле җиләк, егетләр сүзләренчә, аллергиядән интеккән кешеләр өчен икән.

    Егетләр бар күңелләрен биреп, ихластан бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Алар безгә һәр үсемлек турында яратып сөйләделәр, шуңадыр да бүгенге көндә бар үсемлекләр дә рәхәтләнеп, күкрәп үсеп, җимеш биреп утыралар. Моның өчен егетләр бик күп көч түккәннәр. Зур җирнең эше дә күп, вакытында эшкәртергә, чүптән арындырырга, су сибәргә кирәк. Әйтергә кирәк, суны егетләр якындагы чишмәдән алырга көйләгәннәр.

    – Безнең җиребез уңдырышлы, авылның аксакаллары сүзләренчә, кайчандыр бу урында сарык һәм ат абзары, кошчылык, соңыннан эре терлек фермалары булган. Киләчәктә җирне тагын да зурайтып, теплица төзергә планлаштырабыз. Агач һәм чәчәкләрне, ялгау юлы белән, тагын да арттыруны күз уңында тотабыз. Иң мөһиме теләк һәм сәламәтлек кирәк, – диләр алар.

    Уңган, максатчан Альберт белән Альфред Мөхәммәдовлардан, кызларыгызга розалар гына бүләк итәсездер инде, дип сорадык.

    – Розалар үстерәбез дигәч, кызлар башта шатланалар, соңыннан, ике гектар җиребез бар дигәч, акрынлап югалалар, – диделәр дә алар, бер-берсенә карап көлештеләр.

    Айгөл ХӨСӘЕНОВА

    Автор фотосурәте

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: