Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылы кыз урларга иң яхшы атын җигеп барган

    Мортаза авылында яшәүче Низаметдин һәм Наҗия Фәрраховларның бергә гаилә корып яшәүләренә 55 ел. Бар гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган авылның хөрмәтле кешеләре – Фәрраховлар кулга-кул тотынышып, бер-берсенең күңел җылысын тоеп, акрын гына гомер көзләренә атлыйлар.

    – Биш балалы гаиләдә туып-үстем, – ди Низаметдин абый. – Мин әти сугышка киткәндә тугыз айлык бала булып калганмын. Төрле чак булды, ачлыкны да күрергә туры килде. Унбер яшемнән бозау карарга чыккан идем инде. Әрәмәдә 35 баш бозау саклыйм, төлке килеп чыккалый иде, ә мин куркам, бүре дип белеп. Тәскирә исемле апа әйтте: “Төлке ул, бүре түгел. Бозауларыңа тимәс, курыкма”, – дип. Авылда җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң тагын бозау карарга кердем. Завферма Нурзаһит абзый мине, син булдырасың дип, фермага сыер саварга чакырды. Анда миңа 14 яшь иде, шулай итеп бер ел кул белән сыер саудым. Аннары тагын бозау көттем.

    1961 елдан 1964 елга кадәр Низаметдин армия сафларында хезмәт итә, аннан кайткач та терлекче булып хезмәт куя. Шул чорларда комсомол секретаре итеп тә сайлыйлар үзен, Мортаза авылында алты еллап ферма мөдире булып та эшли. Соңрак, 1981 елда, Мортаза бүлекчәсенә управляющий итеп куялар.

    Наҗия апа исә әтисен хәтерләми, аны белми дә үсә.

    – Тугыз баланың мин тугызынчы булдым, ашарга юк иде, – дип исенә төшерде бераз тын торып, күңелләре тулып, күз яшьләрен сөртеп Наҗия апа. – Кияргә дә юк иде, абый белән апаны, миннән олыракларны, әни, төн буе чабата сугып, мәктәпкә җибәрә иде. Ике көннән ул чабата “чәчәк ата” иде. Буе юк, партадан да күренми дип, мине яшем тулса да мәктәпкә алмадылар, икенче елны гына кердем беренче сыйныфка. Шулай итеп үстек инде. Аннары, колхоз совхозга әйләнде, абыйлар эшләгәч, бераз акча керә башлады. Сигез классны Акбашта бетердем дә, тугызынчы, унынчы классны кичке мәктәптә укыдым. Мәктәптән чыгу белән фермага эшкә килдем, ул вакытта апа сыер савучы иде инде. Ул Акбашка тормышка чыкты да, мин аның группасына килеп калдым. Башта унҗиде сыер саудым кул белән. 

    Фәрраховларның гаилә кору тарихы бик тә үзенчәлекле. Беренче тапкыр очрашуларын, Наҗия апаны атларга утыртып урлап китүләрен хәзер инде көлеп кенә искә алалар.

     

    Низаметдин абыйның кыз тууын теләгәне, алдынгы савымчы буларак Наҗия апаның машина алуга ирешүләре хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасының яңа санында укый аласыз.

    Айгөл Хөсәенова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: