Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулылы Ирек Вәлитовның ишегалды – җәннәт бакчасы

    Шәхси йортта яшәүче Ирек абый Вәлитов зур булмаган бакчасында бәрәңге, кишер, суган гына түгел, карбыз, кавын, абрикос, мандарин һәм башка җиләк-җимеш тә үстерә. Ул оста бакчачы булу өстенә алтын куллы, иҗади кеше дә.

    Иҗади шәхес белән очрашу
    Социаль челтәрләрдә зур-зур карбыз-кавыннар арасында тыйнак кына елмаеп торган Ирек абыйны күргәч, аның белән аралашу теләге туды. Хезмәт сөючән, әлеге тырыш гаилә белән якыннанрак танышасы килеп китте. Очрашырга килештек.

    Ирек абый тормыш юлын бәян итүне балачагыннан башлады. Ул Салих авылында җиде малай һәм бер кызлы ишле гаиләдә туып-үскән. Әти-әниләре колхозда эшләгән, гаилә башлыгы балта остасы булган. Аның осталыгы улына да күчкән. Балачагыннан ук иҗат яраткан, музыкага, сәнгатькә тартылган.

    Гармуны – аерылгысыз дусты

    Мин балачагымда баянда уйнау турында хыялландым. Тик әти-әнинең аны сатып алырга акчасы юк иде, – дип искә ала Ирек абый.

    Туган абзыйсының гармун моңнарын тыңлап үскән ул.

    Әнинең абыйсы әллә ничә тальян туздырган кеше. Яшүсмер чагында ул Кандызга он алырга барган (анда ул чагында зур базар булган). Базарда гармун күргән дә, “Ярар, ач торсак торырбыз” дип, он аласы акчага гармун сатып алган, – ди Ирек абый.

    Соңрак абзыйсы аңа иске гармунын бүләк иткән. Тик уен коралы ватык булган. Туганы аны берәр яңгырлы көнне ремонтлап бирергә вәгъдә иткән,чөнки җәен авыл кешесенең эше болай да муеннан: печән чабасы, утын әзерлисе һәм башкалар.

    Абый белән көтә-көтә арып беттек. Яңгыр юк, җәй буе бер дә яумады. Түземлек бетте, гармун ясалмады. Шуннан без аны үзебез төзәтергә булдык, – дип елмаеп искә ала Ирек абый. – Зур гына кадаклар алдык та кадаклап куйдык... Сигезенче класста укыганда, яңа гармун сатып алдылар. Үзем шулай шыңгырдатып уйнарга өйрәндем.

    Шуннан бирле гармун – Ирек абыйның аерылгысыз дусты. Тормыш иптәше Рәмзия апа һәм балалары улы һәм кызы белән республика бәйгеләрендә, башка төбәкләрдә дә концертларда катнашканнар алар.

    Бакчачы – үзгә халык
    Вәлитовлар кырык еллап элек Баулыга иске генә йортка күченеп килгән. Үз куллары белән яңа йорт салып кергәннәр. Аларныңы кебек матур, бизәкләп эшләнгән өй сирәк.

    Ирек абый бакчачылык белән пенсиягә чыккач ныклап мавыгып киткән. Бар буш вакытын җиләк-җимеш, яшелчә үстерүгә багышлый башлаган. Чәчәкләр үстерү, ишегалдын декоратив үсемлекләр белән бизәү Рәмзия апа өстендә.

    Бакчачылар – үзгә халык. Алар яраткан эшләре белән һава торышы нинди булуга карамастан шөгыльләнергә әзер. Явым-төшемле көннәрдә, бакчада эшләргә мөмкинлек булмаганда, тематик әдәбият белән танышалар, интернет аша да үсемлекләр турында укыйлар.

    Заманында мин китапханәдә бакчачылык турында булган бар китапны укып чыктым. Хәзер кирәкле мәгълүматны интернеттан табам, – ди Ирек абый. – Үсемлекләр бит яхшылап караганны ярата.

    10 еллап элек Ирек абый тәрәзә төбендә лимон үстерә башлаган. Аннары мандарин куагы утырткан, хәзер ул җимеш бирә, кибетләрдә сатыла торганнан бер дә ким түгел. Вәлитовлар бакчасында төрле агач ботакларынан торган гадәти булмаган груша да үсә. Прививка нәтиҗәсендә гаҗәеп агач барлыкка килгән: бер ботагы – груша, икенчесе – алма, өченчесе – миләш (кызыл һәм кара), тагын берсе дүләнә җимеше бирә.

    – Узган елда нектарин агачы утырттым. Тик, кызганычка каршы, салкын кышны кичерә алмады, өшеде, – ди Ирек абый. – Бакчабызда тагын абрикос та үсә әле, ул инде кеше буе чаклы булды, җимеше әлегә юк. Мондый агачларны мин барыннан да бигрәк эксперимент сыйфатында утыртам. Тагын берничә сорт виноград үстерәм. Үсентене бары питомниклардан, белгән кешеләрдән генә алам. Базарда алдану куркынычы зур, шуңа күрә аннан алмаска тырышам.

    Оста сере
    Һәвәскәр бакчачы сүзләренә караганда, уңыш алыйм дисәң, үсемлек турында барысын да белү зарур: кая утыртырга, ничек ашларга, ничек үстерергә. Һәм һәрберсен бар күңелеңне биреп карарга кирәк. Ирек абый турында гомерен бакчадаүткәрә дип әйтергә дә мөмкин. Әле эшләгән вакытында да, төшке ашка кайткач, бакчага керсә, тиз генә чыга да алмаган, эш белән мавыгып, ашарга да өлгермәгән чаклар булган. Бакчачылык үзенә җәлеп итә торган шөгыль, ди ул үзе. Бер керешеп китсәң, туктыйм димә

    Быел Ирек абыйның карбызлары баскетбол тубы чаклы булып үскән. Алар белән мине дә сыйлады. Тәме белән Әстерхан карбызларыннан бер дә ким түгел. Мондый карбыз үстерү сере белән дә уртаклашты Ирек абый.

    Карбыз белән кавын үстергәндә иң мөһиме – эссе көннәрне эләктереп калу. Җир җылынырга тиеш. Ул чагында карбыз баллана. Кояш нурлары җирне яхшылап җылыта алсын өчен, үсентеләрне сирәк утыртам, – ди Ирек абый. – Шулай ук артык үрентеләрен кисәм, бер куакта ике-өч карбыз гына калдырам. Шул чагында яхшылап үсү өчен яхшы шартлар була. Мин үстергән иң зур карбыз 11 килограмм иде.

    Ирек абый оныкларын да бакчачылык серләренә өйрәтә. Аның өч оныгы бар. Быел һәрберсенә берничә кәбестә үсентесе биргән. Алар җәй буе бабалары үрнәгендә шуларны карап үстергәннәр. Ирек абый әйтүенчә, оныклары зур кәбестәләр үстерүгә ирешкәннәр, үзенекеннән бер дә ким булмаган.

    Ирек Вәлитовтан башка бакчачылар да киңәш сорый. Алар телефон аша да, социаль челтәрләр аша да мөрәҗәгать итә. Ул берсен дә кире какмый. Белемнәре башкаларга яхшы уңыш алырга ярдәм итсә, сөенә генә.

    Ләйсән ГАЛИМОВА фотосурәтләре

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: