Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыларга терлекләренә котыру авыруыннан прививка ясатыр вакыт

    16-27 сентябрь көннәрендә Баулы районында терлекләрдә котыру авыруын кисәтү декадасы барышында төрле чаралар үткәрелә. Баулы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов белән шулар хакында әңгәмә кордык.

    Илшат Илкамович, газета укучыларыбызга котыру авыруы турында мәгълүмат бирегез әле.

    – Котыру авыруы – кешеләрдә һәм хайваннарда була торган, нерв системасын зарарлаучы, вируслы, йогышлы авыру. Әлеге авыру белән барлык хайваннар да авырырга мөмкин. Котыру авыруына йорт хайваннарыннан мөгезле эре терлек, эт, дуңгыз һәм атлар аеруча бирешә. Бүгенге көндә аны дәвалап булмый.

    Әлеге авыру йорт хайваннарына каян йога?

    – Авыл хуҗалыгы терлекләренә авыру йоктыручы төп чыганаклар – кыргый ерткыч җәнлекләр, шул исәптән кимерүчеләр. Авыру хайванның селәгәе эләккәндә, тешләгәндә, котыру авыруы йога. Авыру хайванны дәвалау ысулы юк, шуңа күрә аны тиз арада юк итәләр, үләксәсен яндыралар. Әлеге авыруны кисәтү хайваннарны иммунлаштыруга, авыру чыганагы булган хуҗасыз эт һәм песиләрне юк итүгә юнәлтелгән.

    Авыру йоктырган хайваннарда нинди билгеләр күзәтелә?

    – Авыру төрлечә узарга мөмкин. Аны тыныч һәм көчле формага бүлеп карыйлар. Тыныч формада булганда, хайваннар үзләрен гадәттәгедән тынычрак тоталар, селәгәйләре ага, уттан һәм судан куркалар, ризыктан тулысынча баш тарталар. Мондый очракларда, тиз арада безгә мөрәҗәгать итү зарур. Авыру хайван башкалардан изоляцияләнә, сәламәт терлеккә прививка ясала, алар яшәгән бина дезинфекцияләнә. Котыру авыруы диагнозы лаборатория юлы белән раслана. Ә терлекләрнең хуҗаларын, профилактик прививка ясату өчен, медицина учреждениеләренә җибәрәбез. Кабатлап әйтәм, әлеге авыруны дәвалап булмый. Шуңа күрә куркынычсызлык чаралары шулай катгый. Безнең районда котыру авыруы соңгы тапкыр 2015 елда булды. Ул чагында ике сыер һәм өч эт авырды. Бәхеткә, барысы да имин тәмамланды, авыру таралмады.

    Авыруның икенче төре – көчле формада уза торган төре. Бу очракта хайваннар үзләрен бик агресcив тота, бар нәрсәгә ташлана, агачларны, таякларны кимерә башлый, ә мөгезле эре терлек, мәсәлән, дуңгызлар һәм атлар тынгысызлана. Тешләргә, сөзәргә омтыла. Көчле итеп селәгәйләре ага.

    Терлекләргә, йорт хайваннарына котыру авыруыннан прививканы кайда ясатырга мөмкин?

    – Котыру авыруыннан вакцина бушлай. Ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре район авылларына бара, йорт саен йөреп прививка ясыйлар. Ул барлык хайваннарга да ясала. Шулай ук көтү йөри торган урыннарда, посадкаларда кыргый хайваннарга дарулы “конфетлар” калдырабыз.

    Бүгенге көндә безнең районда 3628 баш мөгезле эре терлек, 2500 мөгезле вак терлек, 100гә якын ат, 2786 эт һәм 2568 мәче вакцинацияләнде, кыргый хайваннарга 29200 доза вакцина таратылды.

    Әңгәмәдәш – Индира СӘЙФУЛЛИНА

    Фото: Кадрия Гыймазова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: