Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылар, салым бурычларын өйдән чыкмыйча да түли аласыз

    Россия федераль салым хезмәте идарәсе салымнарын вакытында түләргә өлгермәгән кешеләргә моны тиз арада эшләргә тәкъдим итә.

    2018 елның 3 декабрендә милек, җир, транспорт салымнарын түләү вакыты чыкты.

    Салым бурычы турында мәгълүмат алуның иң уңайлы ысулы – Россия Федераль салым хезмәте сайтында салым түләүченең шәхси кабинеты. Әлеге сервис аша бурычны онлайн түләп тә була. Моны Россия Федераль салым хезмәте физик затлар түләүләр башкарганда, мәгълүмат алмашу турында килешү төзегән кредит оешмалары клиентлары эшли ала.

    Бүгенге көндә 41 кредит оешмасы, шул исәптән Татарсандагы АкБарс Банк, Казан Банкы, Девон-Кредит Банкы шундый түләү башкару мөмкинлегенә ия.

    Милек салымын банк картасы ярдәмендә дә түләп була. Сайттагы сервиста түләү ысулын сайлап алырга, аннары персональ мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт бирергә, карта реквизитларын кертергә һәм түләргә кирәк.

    Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (www.gosuslugi.ru.) аша да салым бурычлары суммасын ачыклап, түләргә мөмкин.

    Фото https://pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: