Реклама
«Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлеге белән «Минем Татарстан» бәйгесен игълан итте. Бәйгенең төп максаты – Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм башка бар чынбарлыклары турында яңа мәкаләләр булдыру.
Бәйгедә катнашу өчен кулланучылар сайтында хисап язмасы төзергә һәм шунда 4 квалификацион мәкалә урнаштырырга тиеш. Вики-марафон 15 декабрьдә башланды һәм 2021 елның 31 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Финалистлар исемлеге 15 февральдә билгеле булачак.
Призлар фонды — 200 000 сум. «Минем Татарстан» бәйгесе дәвамында кимендә 4 квалификацион мәкалә язган һәр кулланучы приз фондының бер өлешенә ия булырга хокуклы, мәкаләләр туплаган баллар нигезендә билгеләнә.
Иң күп мәкалә язган 3 катнашучы шулай ук «Википедиядәге Татарстан илчесе» (ингл. Wikipedia Tatarstan Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була, оештыручылар исеменнән рәсми сертификат белән бүләкләнә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз