Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулы унлыкка керде

    Халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен, безнең район күптөрле федераль һәм республика программаларында актив катнаша. Әлеге программалар буенча байтак акча бүлеп бирелә, ләкин программага эләгү өчен шактый зур эшләр башкарырга һәм катгый таләпләрне үтәргә кирәк. Ә аннан соң чыгымнар буенча исәп-хисап тоту зарур. Аның каравы нәтиҗәсе дә күренә - Баулы Татарстанның...

    - Альберт Галим-җанович, инде 2011нче ел да ахырына якынлашып килә, хәзер билгеле бер нәтиҗәләр ясарга да мөмкиндер?
    - Быел районыбыз өчен мөһим вакыйгалар күп булды. Беренчедән, президент программасы кысаларында яңа "Бәләкәч" балалар бакчасы төзелде. Агымдагы елда республика тарафыннан бүлеп бирелгән 84 миллион сум акча үз вакытында үзләштерелде. Икенчедән, "Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында" программасын тормышка ашыру кысаларында фронтовиклар һәм аларның тол хатыннары өчен ике торак йорт файдалануга бирелде: Гоголь урамы, 5А адресы буенча 24 фатирлы (12 млн. сум үзләштерелде), Зиновьев урамы, 8 адресы буенча 30 фатирлы (28 млн. сум) йортлар.
    - Дәүләт ярдәме белән быел Баулы районында социаль әһәмияттәге башка проектлар да тормышка ашырылды, шулаймы?
    - Әйе, дәүләтнең капитал салулары башка проектларны да тормышка ашырырга ярдәм итте. Мәсәлән, "Чиста су" федераль максатчан программасы кысаларында Покровский Урыстамак авылында суүткәргеч челтәрләренә реконструкция үткәрелде, 28 млн. сумлык эшләр башкарылды. Шәһәр эчендәге юлларны норматив хәлгә китерү буенча эш башланды. Моңа 15 млн. сум акча бүлеп бирелде.
    "Авария хәлендәге торак" программасы кысаларында шәһәребезнең Куйбышев урамында күп фатирлы йорт төзелә, анда без Төзүчеләр һәм Гоголь урамнарындагы авария хәлендәге йортларда яшәүче гражданнарны күчерүне план-
    лаштырабыз.
    "Торакны капиталь төзекләндерү" кысаларында да зур эшләр башкарылды. Агымдагы елда шәһәрдә күп фатирлы 7 йортка һәм авыл җирендәге 2 йортка (финанслау күләме тулаем 39 млн. сумга якын тәшкил итте) яңа сулыш бирелде. Шунысы куанычлы, без быел ветеринария лабораториясе (3,5 млн. сумга якын) һәм Теркәү палатасы (6 млн. сум чамасы) биналарын капиталь ремонтлау өчен акча бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итә алдык.
    2нче урта мәктәптә шушы көннәрдә 39,4 млн. сумга исәпләнгән капиталь ремонт эшләре башланачак.
    Авыл эшчәннәренә ярдәм күрсәткән өчен, республика җитәкчелегенә аеруча рәхмәтлебез.
    - 2012 елга куелган бурычлар турында да әйтеп үтсәгез иде.
    - Алда телгә алынган программалар һәм проектларны тормышка ашыру киләсе елда да дәвам итәчәк. Мәсәлән, тиздән Татарстанда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы старт алачак. Без тиешле документлар пакетын әзерләдек, шуның нәтиҗәсендә программага районыбызның ике мәктәбе кертелде: 1нче мәктәп (финанслау күләме 14 млн. сум чамасы тәшкил итәчәк) һәм түбәсенә ремонт таләп ителгән Новозареченск мәктәбе, без әлеге мәктәптә эшне бурычка башкарып чыктык, акча кергәч, исәп-хисап ясалачак.
    Авыл клублары төзелеше программасы кысаларында Александровка авылында яңа мәдәният йорты төзүне планлаштырабыз. Моннан тыш, без "Чиста су", "Җирләү урыннарын төзекләндерү", "Авыл җирендә торак төзелеше", "Авария хәлендәге торак", "Социаль ипотека", "Сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү" программаларында катнашуга заявкалар бирдек, алар буенча документлар хәзерге вакытта Казанда тикшерү уза. Ә "Торакны капиталь төзекләндерү" программасына килгәндә, аны финанслау күләме 2011 елгы дәрәҗәдә (38 млн. сум) сакланачак.
    - Без үзебезнең газетада муниципаль берәмлекләр рейтингы турында язып чыккан идек. Әлеге вакытта районыбыз ничәнче урында?
    - Әйе, быел ТР Икътисад министрлыгы йомгаклау рейтингын билгели башлады, анда икътисад һәм тармаклар үсешенең төрле күрсәткечләре, җирле бюджетның үтәлеше, халыкның тормыш дәрәҗәсе исәпкә алына. Рейтингта 2 төркем бар. Баулы 22 муниципаль берәмлектән төзелгән (үз составына шәһәрләр дә кертелгән муниципаль районнар һәм шәһәр округлары) беренче төркемгә карый.
    Агымдагы елның 9 айлык йомгаклары буенча безнең район әлеге рейтингта, Лениногорск, Норлат, Бөгелмә, Азнакай һәм башкаларны узып, җиденче урынны биләп тора. Минем фикеремчә, бу бик яхшы күрсәткеч.
    Мәсәлән, Татарстанда уртача хезмәт хакы (агымдагы елның 9 ае исәпкә алына) 18,2 мең сум тәшкил итә, безнең районда ул 15,9 мең сумга кадәр үскән. Уртача хезмәт хакының минималь куллану бюджетына карата нисбәте 1,77 коэффициент (Казанда - 2,27, Бөгелмәдә - 1,97, Чистайда - 1,52, Мамадыш - 1,38) тәшкил итте. Әгәр дә Казанда зыянга эшләүче предприятиеләр 28,6, Бөгелмәдә - 27,1, Әлмәттә - 22,2 процент тәшкил итсә, Баулы районында - 0 процент, ягъни безнең предприятиеләрнең барысы да бүген табышка эшли дигән сүз. Татарстанда предприятиеләрнең өстәлгән кыйммәте җан башына уртача 80,9 мең сум булса, Баулы районында - 189,7 мең сум (Әлмәт һәм Азнакайдан соң өченче урын).
    Әлбәттә, бүген беркем дә киләсе елда вакыйгаларның ничек үсеш алачагын әйтә алмый. Вакыт барысын да күрсәтер. Шул ук вакытта мин республика җитәкчелегенең ярдәме һәм баулылыларның бердәм эшләве нәтиҗәсендә 2011 елны уңышлы төгәллибез дип әйтә алам. Баулы муниципаль районының эшкә сәләтле, бердәм җитәкчеләр һәм белгечләр командасының кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән эше киләчәктә дә Татарстан җитәкчелеге тарафыннан ярдәм табар дип өметләнәм. Ә яхшы яшәү өчен тагын да яхшырак эшләү зарур. Безгә таркаулык һәм аумакайлык кирәкми. Әгәр дә көйле эш итсәк, яңа елда да, һичшиксез, уңышларга ирешербез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: