Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районы Кызылъяр авылында Дәүләт думасына депутатлар сайлау актив бара

    Кызылъяр авыл мәдәният йортында иртәннән үк музыка агыла. Авылның сайлау участогы биредә урнашкан.

    Сайлау комиссиясе рәисе Халисә Әхмәрова әйтүенчә, участоклар эшли башлаганчы ук байтак кеше килгән. Биредә 1000 сайлаучы теркәлгән. 28 кешегә исәптән төшерү таныклыгы биргәннәр. Алар, нигездә, башка район-шәһәрләрдә белем алучы студентлар.

    Халыкның аеруча актив вакыты иртәнге сигез белән ун арасына туры килә икән. Сәгать тугызга 200гә якын сайлаучы килгән иде инде. Авылның иң өлкән кешеләре Земфира һәм Шамил Дәүләтшиннар иртән үк килеп, эшләрен бетереп куярга булганнар.

    - Бабаем сайлау участогы ачылганчы ук барыйк дигән иде әле. Менә хәзер кеше күбәеп киткәнче дип, сәгать тугызларда килдек. Сайлауны бер дә калдырмыйбыз, - ди Земфира Дәүләтшина.

    Сайлау комиссиясе әгъзасы Зәйтүн Гәрәев әйтүенчә, кызылъярлылар быелгы сайлауга актив төстә киләләр.

    Мәдәният йорты каршында Кызылъяр мәктәбе укучылары өйләрендә әти-әниләре белән бергәләп әзерләгән кул эшләреннән, тәм-томнардан ярминкә оештырганнар. Алар мондый чараны ел саен мәктәптә уздыралар, бу юлы сайлау көнне мәдәният йорты каршында үткәрергә булганнар. Чыннан да, биредә сатып алучылар күбрәк.

    Мәдәният йорты хезмәткәрләре татар милли йорт күргәзмәсе дә оештырган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: