Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда “Җәяүле” акциясе дәвам итә

    14-24 октябрьгә кадәр безнең районыбызда «Җәяүле” акциясе үтә. Әлеге профилактик чара кысаларында инспекторлар даими рейдлар оештыра. Бүген узган шундый рейдларның берсендә редакция журналисты да катнашты.

    Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе экипажы 27нче микрорайонда Казан–Оренбург автотрассасы янына туктады. Трассадан көненә бик күп автотранспорт чарасы уза, шуңа бу участок җәяүлеләр өчен куркынычлардан санала. Юл кичүләре булуга карамастан, җәяүлеләр барыбер юл йөрү кагыйдәләрен боза.

    “Җәяүлеләр светофорның кызыл утына яки ярамаган урыннардан юлны чыга, – дип сөйләде Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән инспекторы Илдар Мансуров. – Кагыйдәләрне бозган өчен без протокол төзибез, шулай ук кагыйдәләрне бозмауларын сорыйбыз”.

    Рейд барышында инспекторлар кагыйдә бозган бер җәяүлене туктатты, ул трассаны кушылмаган җирдән чыкты. Аңа карата инспектор протокол төзеде,  баулылыга 500 сум күләмендә штраф салынды. Мондый рейдлар 24 октябрьгә кадәр  дәвам итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: