Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда җәмәгать мунчасы әлегә ябык

    Баулылыларга, май себеркесе белән кызып-пешеп, җәмәгать мунчасында чабыну бәхете тәтеми әле. Коронавирус таралу сәбәпле, мунча әле карантинга ябылган.

    Үз мунчалары булмаган күп кенә баулылар шәһәр мунчасына йөрергә күнеккән. ТР Министрлар Кабинеты карары буенча, аларны мондый рәхәтлектән вакытлыча мәхрүм иттеләр.

    Жилсервис җәмгыяте директоры Равил Садыйков сүзләренә караганда, Баулының җәмәгать мунчасында косметик ремонт үткәрелгән, газлаштыру дәвам итә.

    Җәмәгать мунчасының кайчан ачылачагы әлегә билгеле түгел.

    Фото: yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: