Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда алимент түләмәүчеләр – игътибар үзәгендә

    Баулыда, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина рәислегендә, алиментларны түләттерү мәсьәләсе буенча эш төркеменең беренче утырышы узды. Анда алимент түләмәүчеләр белән эшне көчәйтү ысуллары турында сүз барды.

    Комиссия составына суд приставлары бүлеге, социаль яклау, опека һәм попечительлек, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе вәкилләре, ягъни муниципаль дәрәҗәдә балаларның мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм иреген саклау һәм яклауны тормышка ашыручылар керә.

    Эшче төркем “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты кысаларында ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт” иҗтимагый берләшмәсе тәкъдиме белән оештырылган. Бүгенге көндә Баулы районында балаларына барлыгы 22 миллион сумнан артык бурычы җыелган 219 алиментчы исәпләнә. Сәламәтлекләре чикле балалы гаиләләргә аерым игътибар биреләчәк. Районда андый балалары каршында 4 әти-әнинең бурычы бар.

    Кызганычка каршы, күп кенә ата-аналар төрле юл белән алимент түләүдән качып йөри – фамилияләрен, яшәү урыннарын алыштыра, төрле хәйләләр кора. Мәсәлән, алимент бурычы булган 219 кешенең 12се бүгенге көндә эзләүдә.

    Утырышта киләчәктә бурычлылар белән ничек эшләячәкләрен хәл иттеләр. Эшче төркем, нәтиҗәләр ясау, киләчәккә планнар кору өчен, даими җыелачак һәм республика җитәкчелеге каршында хисап тотачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: