Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районында яшәүче ветеран укытучыда кунакта

    Зур юбилее да түгел, бәйрәм дә түгел. Яңа Чүте авылына болай гына, ветеран укытучы Әминә Мәһди кызы Габдрахманова янына кунакка барып килдек.

    Әминә апа, һәрвакыттагыча, безне кочак җәеп, ишек төбеннән үк елмаеп каршы алды. Өе пөхтә итеп җыештырылган, аякларында – ап-ак йон җебеннән бәйләгән оеклар. Нәкъ менә татар апаларына хас булганча, тыйнак кына, йомшак итеп сөйләшә ул.

    – Пенсиягә чыккач, өеңә кеше килсә дә зур бәйрәм кебек була икән ул, – диде ветеран безне каршы алып. – Мин бит гел кеше белән, балалар арасында эшләп өйрәнгән.

    Әминә Мәһди кызы – 47 ел гомерен балалар укытуга багышлаган укытучы. Ул берничә буынга рус теле һәм рус әдәбияты фәнен укыткан. Бүгенге көндә дә үзенең эшен сагынып искә ала ул.

    – Элек авыл җирлекләрендә дә балалар бик күп иде бит. Чүте, Хәнсевәр, Салих якларында да мәктәпләрнең шаулап эшләгән чагы бар иде, – ди ветеран укытучы. – Мин эшләгән елларда балалар күп булгач, сыйныфларны берничәгә бүләләр иде. 35әр баладан торган икешәр класс ясаган чаклар булды. Без иртәдән кичкә кадәр мәктәптә эштә булдык. Эшемне һәрвакыт ошатып, укучыларымны яратып, укытучы хезмәттәшләремне хөрмәт итеп эшләдем.

    Әминә апа сүзләренчә, ул гомере буе укырга яраткан. Бүген дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, китап укымыйча бер генә көнен дә үткәрми.

    – Мин укымаган китап калдымы икән ул, – ди Әминә апа, елмаеп. – Үзебездәге китапларның барысын да укып бетердем инде күптән, кайберләрен кабат-кабат кайтып укырга яратам. Әле авыл китапханәчеләребездән Баулы китапханәләреннән китаплар соратып алып кайтарттым. Укудан туймыйм, укып туя алмыйм мин.

    Әминә апа Габдрахманова турында тулырак Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин.

    Индира Сәйфуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: