Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы мәктәпләрендә парламент дәресләре уза

    Баулы районының барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Дәресләрнең темасы “Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез” дип атала.

    Быел парламент дәресләре өч күренекле датага – ТАССРның 100 еллыгына, Баулы районының 90 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

    2нче мәктәпнең 10 сыйныфында үткән дәрестә Баулы район Советы депутаты, район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин катнашты. Балалар ТАССР тарихын искә төшерделәр, Татарстан Конституциясе статьялары белән таныштылар, парламент эше турында фильм карадылар.

    Ә 3 нче мәктәпнең 9, 10 сыйныф укучылары янына кунакка 5нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Венера Фазлыева килде.

    1 нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучылары белән Баулы шәһәр Советы депутаты, “Хезмәткә дан” газетасы баш мөхәррире урынбасары Кадрия Гыймазова очрашты. Ул укучыларга Баулы районы һәм районыбыз яшьтәше булган район газетасы тарихы турында сөйләде. Балалар үз чиратларында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әйтик, алар депутатка мөрәҗәгать итү тәртибе, депутатның эше ничек түләнүе белән кызыксындылар. Аларны җирле депутатларның хезмәт хакы алмыйча, эшләүләрен белү гаҗәпләндерде.

    Шундый ук парламент дәресләре авыл мәктәпләрендә дә үтте, аларда авыл җирлекләре башлыклары – район Советы депутатлары катнашты.

    Ләйсән ГАЛИМОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: