Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы архивыннан кеше өзелми

    Архив язмалары – тарих, истәлек. Гасырлар үтә, буыннар алышына, ә үткәннәрнең истәлеге булып архив документлары, язмалары саклана. Быел Баулы районының 90 еллык юбилее. Шул уңайдан, без архив эше белән кабат кызыксындык.

    Бүгенге көндә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты архив бүлегендә ике кеше эшли. Алар документларны саклау, системалаштыру, учет эшләре, мәгълүмат базасы туплау белән мәшгуль. Архив бүлеге начальнигы Гөлнара Хәсәнова сүзләренчә, кешеләр төрле белешмә һәм документ күчермәләре сорап мәрәҗәгать итә икән.  Архив бүлегенә шулай ук тарих, туган якны өйрәнүче кешеләр дә еш килә. Архив хезмәткәрләре аларга тарихи документ һәм язмаларны табып бирүдә ярдәм итә.

     Баулылы Алексей Пронин эзләнү һәм өйрәнү эшләре белән еш кына архивта була. Ул архивта эзләнү эшләренең бик катлаулы, авыр һәм җаваплы, шул ук вакытта күренмәс эш, шулай да җәмгыять өчен кирәкле икәнен әйтте. Тарихчы сүзләренчә, бүгенге көндә ул Баулы турында басылып чыгачак китапка материаллар туплый.

    Менә шулай, архив хезмәткәрләре тырыш, сабыр һәм намус белән райондашларга ярдәм итә.

    Архив эше турында 30 июльдә 19 сәгатьтә Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” чыгарылышыннан карарга мөмкин.

    Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: