Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Бар бер мизгел...

    Бүген, 25 сентябрь, Сәгатьләр көне. Вакыт оча, йөгерә яки озак уза – вакыт төшенчәсенә һәркемнең үз карашы. Шул ук вакытта гамәлләребезне дә вакыт аралыгы белән бәйлибез. Мәсәлән, ял көннәрен планлаштырганда, вакытыбызны ничек кулланасын уйлап куябыз. Ә узгандагы мизгелләрне искә алганда, без аларның кайчан һәм кайсы вакытта булганын даталар, көннәр белән бәйлибез.

    Вакытны санау борынгы кешеләрдә үк барлыкка килгән. Беренче сәгатьләр – кояш сәгатьләре, алар тәүлек вакытын кояш шәүләсенә карап исәпләргә мөмкинлек биргән. Безнең эрага кадәр 6-7 гасырларда сурәтләүләрдә механик өлешле беренче сәгатьләр барлыкка килгән. Аларда уклар булмаган, алар бары прототип кына булган. Вакытны билгеләр өчен тавыш сигналлары кулланылган.

    Урта гасырларда чиркәү чаңнары бердәнбер сәгать булган, алар кешеләрне иртәнге һәм кичке гыйбадәтләргә чакырганда кулланылган.

    Урта гасырның соңгы периодларында, Яңарыш эпохасында, кешеләр үз хаҗәтләре турында күбрәк уйлана башлаган, индивидуализм популярлашкан. 1500 елларда уклы беренче сәгатьләр ясый башлаганнар. Соңрак минутны күрсәтә торган уклар да барлыкка килгән, чөнки тормыш ритмы тизләшкән, барысына да өлгерергә кирәк була башлаган. Кешеләр әле дә куллана торган механизм нәкъ менә шул чагында формалашкан. Сәгатьләр шәһәр урамнарына да куела башлаган, сәгатьчеләр стена сәгатьләре, күкеле сәгатьләр дә тәкъдим иткән.

    18 гасыр чигендә кесә сәгатьләре популярлашкан. Ир-атлар өчен алар аксессуар, җәмгыятьтәге урынын күрсәтүче билге булган. 21 гасырда мобиль җайланмалардагы сәгатьләргә, күпфункцияле электрон “девайслар”га өстенлек бирә башлаганнар.

    Хәзер күпләрнең тормышы минутлап язып куелган – сәгать күпләр тормышында зур урын алып тора. Алай гына да түгел, хәтта рәсми булмаган бәйрәм дә бар – Сәгать текелдәү көне. Ул Россиядә һәм бөтен дөньяда 25 сентябрьдә билгеләп үтелә. Билгеле, бу көнне, табын корып, зурлап бәйрәм итү урынлы түгел, шулай да әлеге дата – үз вакытың турында уйланып алырга бер форсат.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: