Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Балалар өчен кем җавап бирә?

    Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Бу юлы ул нәтиҗәле генә түгел, ә шактый тәэсирле дә узды.

    Әти-әни эчә, балалар урлаша

    Комиссия утырышында, гадәттәгечә, спиртлы эчемлекләр һәм шешәдәшләре компаниясен балаларына караганда өстенрәк күрә торган ата-аналарга төзелгән беркетмәләр хакында сүз барды. Кечкенә сабыйларын өйләрендә үзләрен генә, киемсез һәм ризыксыз калдырып китү андый әти-әниләр өчен берни тормый. Исерткеч куллануына һәрберсенең үз аклануы бар. Һәм мондый эчкечелек бәйрәмнәр белән генә дә бәйле түгел. “Проблемаларым күп булганга эчәм”, “эш таба алмыйм – өметсезлеккә бирелдем”, “дуслар килде, күңел ачып алу кирәк бит”, “балалар кулдан ычкынды, тупас сөйләшәләр, ярдәм итмиләр” кебек сүзләр ишетергә туры килә андый ата-аналардан. Көнкүреш техникасы сатып алу, хезмәт хакы, бәрәңге алу һәм башка шундый форсатлар табылып тора андыйларга. Ягъни, эчүчелеккә бирелүләренең сәбәпләре күп. Комиссия әгъзаларына рейдлар вакытында чүп-чар өеме арасында (“чыгарырга вакытлары юк”) бер кат күлмәктән салкын идәндә үрмәләүче сабыйларны,  антисанитария шартларда исереп яткан әниләрне дә күрергә туры килә.

    Бу юлы да утырышка спиртлы эчемлекләр белән мавыга торган ата-аналар чакырылган иде. Икесе дә эшли, хуҗалык алып бара. Аларга әлегә кисәтү генә белдерелде.

    Әти-әниләр белән профилактик сөйләшүләр алып бару, штраф салу, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү кебек чаралар спиртлы эчемлекләр белән мавыккан өчен генә кулланылмый. 16 яшьлек улы белән килгән ана мисалын карап үтик. Яшүсмер башка шәһәрдә укый. Комиссия утырышына килү сәбәбе – кибеттән 200 сумлык шоколад урлаган. Угрылык юлына басуының икенче очрагы инде.

    – Әни кеше, сез улыгызның дөрес юлдан бармавын, төрмәгә утыру ихтималын аңлыйсызмы? – дип сорадылар комиссия әгъзалары, яшүсмернең әнисенә мөрәҗәгать итеп.

    Ананың реакциясе көтелгәнчә булды – һәр әни кеше баласын якларга омтыла шул. Ана сүзләренә караганда, урлашканда, яшүсмер берүзе булмаган, азык-төлекне дә дусты урлаган, супермаркеттагы видеокүзәтү камералары да чынлыкта кем урлашуын күрсәткән. Комиссия яшүсмерне Казанга, балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә җибәрү турында карар чыгардылар. Шулай ук аңа җәмәгать тәрбиячесе билгеләү турында да карар кабул ителде. Моннан тыш, егетнең әнисе 1000 сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак.

     

    Укыйсым килми!

    Менә тагын бер очрак. Әни кеше утырышка берүзе килгән, аның сүзләренә караганда, мәктәптә укучы улы килергә теләмәгән. Утырышка чакыру сәбәбе – яшүсмер системалы рәвештә укырга йөрми.

    – Җитәкләп алып бара алмыйм бит инде мин аны, – ди ана, борчылып. –  Ул миннән бер башка озын.

    – Алайса без җитәкләп йөртербез, – дип җавап бирделәр комиссия әгъзалары аңа.

    Хатын-кыз сүзләренчә, ул улын мәктәпкә йөрергә мәҗбүр итә алмый, чөнки егетнең башлангыч сыйныфлардан ук укуга кызыксынуы югалган. Беренче сыйныфка ул билгеле бер укытучыга барырга теләгән, тик параллель сыйныфка икенче педагогка эләккән. Ул исә малай белән уртак тел таба алмаган. Яшүсмерне икенче бер гаиләгә билгеләү яхшырак булмасмы, ул чагында егет тугызынчы сыйныфны булса да тәмамлый алыр иде, дигән тәкъдим булды. Тик бу очракта ана хокукыннан мәхрүм итү, хокукларын чикләү законлы түгел, чөнки ул спиртлы эчемлекләр белән мавыкмый, амораль тормыш рәвеше алып бармый. Баланы башка гаиләгә бирү максаты юк та, чөнки балалар үз ата-аналары белән үссә яхшырак.

    – Кызым зур инде, аерым яши. Казанда педагог булып эшли, – дип сөйли ана кеше. – Тагын ике кечкенә балам бар, алары мине тыңлый. Тик менә бусында ниндидер эгоистлык бар: бары үзенә генә игътибар бирүемне сорый, еш кына миңа, мине башкаларга карганда азрак яратасың, ди. Тик мин бар игътибарымны, кайгыртуымны гына аңа бирә алмыйм! Башка балаларым да бар...

    Яшүсмерләр балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышына спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле дә эләгә. Югары сыйныфта укучыларның күбесе сыра эчсә дә (көчлерәкне кулланучылары да бар),  еш кына мондый мәгълүмат сер булып кала. Подъездларда, паркларда, әти-әниләре өйдә булмаганда фатирларда исерткеч кулланучылар бар.

    Бу юлы да менә шундый бер үсмер әнисе белән килгән иде. Сәбәбе – егет, алкоголь кулланып, агуланып, хастаханәгә эләккән. Аның сүзләренә караганда, алар дус егетенең армиядән кайтуын бәйрәм иткәннәр. Егет – спортчы, төрле ярышларда берничә тапкыр җиңү яулаган. Исерткечләрне бөтенләй кулланмаган, бу очракта исә, үзе әйтүенчә, җитди сәбәп чыккан. Гаиләне исәпкә алдылар, ана кешегә 1500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Егет белән профилактик әңгәмә үткәрелде, гаилә ярты ел дәвамында яхшы тормыш рәвеше белән яшәсә, исәптән төшерергә вәгъдә иттеләр. Бу очракта, мөгаен, шулай булыр да.

    Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: