Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Балага авыр чакта аның белән бергә булыйк!

    Балалар һәм өлкәннәрнең үз-үзләренә кул салырга теләүләренең сәбәпләре бик катлаулы һәм шактый ук күп, ләкин яшүсмерләр суициды очракларының 90 проценты гаиләләрнең имин булмавына, ата-аналарның аларга карата игътибары җитмәүгә бәйләнгән. Төрле уңышсызлыклар (бигрәк тә мәхәббәттә), интернет-сайтлардагы, телевидениедәге, әдәбияттагы тискәре идеяләр дә аның сәбәбе булырга мөмкин. Виртуаль дөньяда баланың ныгып җитмәгән рухына...

    Балалар һәм өлкәннәрнең үз-үзләренә кул салырга теләүләренең сәбәпләре бик катлаулы һәм шактый ук күп, ләкин яшүсмерләр суициды очракларының 90 проценты гаиләләрнең имин булмавына, ата-аналарның аларга карата игътибары җитмәүгә бәйләнгән. Төрле уңышсызлыклар (бигрәк тә мәхәббәттә), интернет-сайтлардагы, телевидениедәге, әдәбияттагы тискәре идеяләр дә аның сәбәбе булырга мөмкин. Виртуаль дөньяда баланың ныгып җитмәгән рухына йогынты ясарлык һәм төзәлмәслек хаталарга этәрерлек мәгълүмат күп. Интернет яшүсмер-ләргә төркемнәргә тупланырга мөмкинлек бирә, ә бу алар өчен бик мөһим. Кайвакыт алар үз гомерләрен дусларына "теләктәшлек йөзеннән" өзәләр.
    "Челтәрдә" суицидларга каршы аңлату эшен алып баручы активистлар да бар. Мәсәлән, "Ты победишь" дигән сәхифәдә. Биредә үз-үзенә кул салу турында уйлаучыларны әлеге куркыныч адымнан баш тартырга мәҗбүр итәрлек мәгълүматларны табарга була. Россиядә балалар һәм ата-аналар өчен 8-800-2000-122
    санлы Бердәм ышаныч телефоны (шалтырату бушлай һәм аноним) барлыгы турында да онытмыйк.
    Район үзәк хаста-ханәсе табиб-психиатры Рәхимә Галәветдинова безгә болай диде:
    - Ата-аналарга шуны әйтәсем килә: балаларыгызның сүзләренә, үз-үзләрен тотышларындагы үзгәрешләргә игътибарлы булыгыз. Артык төпченмичә генә, балагызның кем белән аралашуы, нинди сайт-ларга керүе, нәрсә укуы, нинди телепрограммалар каравы белән кызыксыныгыз. Аның белән чын күңелдән сөйләшү, ярдәм, кайгыртучанлык күрсәтүгә вакытыгызны кызганмагыз. Аны проблемалары белән ялгыз калдырмагыз, алар, сезнең фикерегезчә, вак-төяк булып күренсә дә. Еш кына, бәлане булдырмау өчен, проблеманы тирәнтен аңлау, үз вакытында хәлгә керү дә җитә. Әгәр дә проблеманың тирәнгә китүен тоясыз икән, баланы психолог белән сөйләшүгә барырга ризалаштырырга кирәк. Ләкин балаларга "теплица" шартлары тудырырга да тырышмагыз. Тормыш авырлыкларына күнекмәгән, иркә балалар еш кына суицид юлына басалар.
    Район үзәк хастаханәсенең реанимация һәм анестезиология бүлеге мөдире Булат Ахмедьяновның фикерен дә китерәбез, чөнки үз-үзләренә кул салучыларны коткару бурычы нәкъ менә табиб-реаниматологлар иңнәренә төшә:
    - Кайбер яшүсмерләрнең күзаллаулары буенча, үлем - романтик адым, озакка йокыга талу, күңелсезлекләрдән ял итү. Алар аның турында нәфис фильмнар аша гына күреп беләләр. Ләкин чынбарлык шундый: тормыштан авыртуларсыз һәм матур ысуллар белән китеп булмый, ә суицидка омтылыш еш кына үлем белән түгел, ә авыр имгәнүләр, инвалидлык белән тәмамлана. Соңгы фәнни мәгълүматлар буенча, хәтта тирән комада чагында да кеше барысын да тоя һәм аңлый. Тормыштан киткәндә организмда табигый реакцияләр башлана: бәвел, тизәк, косык бүленеп чыгу... Килешәсездер, күңелле күренеш түгел. Кинодагы кебек тә түгел. Үзеңне ирекле рәвештә түзәлмәслек физик газапларга дучар итүеңне аңларга кирәк. Еш кына кешеләр моны үзләрен коткарсыннар өчен эшлиләр. Һәм без коткарабыз (әмма бу манинуляция дә күңелле күренешләрдән түгел), ләкин һәрчакта да өлгерә алмый калуыбыз бар.
    Без шулай ук дин вәкилләренең дә әлеге проблемага карата мөнәсәбәтләрен белдек, чөнки нәкъ менә дин күпләргә иң авыр хәлләрдә дә яшәү көче бирә. Дөнья статистикасы буенча, суицидларның иң түбән проценты - ислам тарафдарлары арасында. Районыбызның имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин бу уңайдан болай диде:
    - Сүз дә юк, суицид барлык диннәрдә дә диярлек зур гөнаһ санала. Ләкин балалар үз гамәлләре өчен Ходай алдында тулысынча җаваплы түгелләр әле. Барлык җаваплылык ата-аналар өстенә төшә.
    Ул әлеге проблеманың тамырын хәзер кешеләрнең матди байлыкларга омтылуында, ә рухи як турында уйлаучыларның аз булуында күрә. Балалар авырлыкларга каршы тора белмиләр. Алар белән рухи кыйммәтләр, тормыш һәм үлем мәгънәсе турында сөйләшмиләр диярлек. Хәер, сүзләр генә дә аз, монда өлкәннәрнең шәхси үрнәге дә мөһим.
    Серафим Саровский чиркәве настоятеле Игорь атакай да, балаларга рухи бушлыкка альтернатива күрсәтелми, дип саный. Ләкин баланың үз тирәсендәге әшәкелекне, комсызлыкны күтәрергә көче җитмәгән чаклары да була. Монда якындагы кешеләрнең игътибары, игелекле булуы зур роль уйный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: