Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Бабамның батырлык дәресләре

    Минем бабам, Мөхәммәтшәриф Гариф улы Гарипов, фашистларга каршы сугышка чыгып киткәндә миннән нибары 6 яшькә генә олы була. Хәзер инде аңа 85 яшь тулып килә, бабамның күкрәге тулы орден-медальләр, ә кырыс сугыш елларының кайтавазы әле дә күзләрендә чагыла. Сугыштан соңгы елларда Яңа Чүте урта мәктәбендә үткәргән батырлык дәресләрендә укучыларына әйтер...

    -1941 елның 22 июнендә без иртән малайлар белән елгада балык тота идек, - дип искә ала бабай. - Бер ара безне: "Өйгә кайтыгыз, абзыегыз китә, сугыш башланды", - дип чакырып алдылар. Авылга әйләнеп кайтуга, кешеләрнең, эшләрен ташлап, клубка ашыгуларын күрдек. Клубта аяк басар урын да юк, ә уртада наушниклар кигән клуб мөдире Могыйн абый Хөснетдинов утыра. Аны барысы да игътибар белән тыңлыйлар. Ул халыкка Молотовның сугыш башлануы һәм күп кенә совет территорияләрен дошман басып алуы турында хәбәрен җиткерә иде.
    - Ул чорда, - дип дәвам итә бабай, авыр сулап, - мин, синең кебек үк, 6нчы сыйныфта укый идем. Сыйныф җитәкчебез Муллаян абый Рәфыйковның, бу сугышта сезгә дә катнашырга туры киләчәк әле, дигән сүзләрен яхшы хәтерлим. Ул дошманның никадәр көчле булуын һәм сугышның озакка сузылачагын шул вакытта ук чамалаган булган, күрәсең. Ә без, ничек инде ул алай, без бит әле укучылар гына дип, аптырышта калдык.
    1943 елның көзенә кадәр колхоз эшләрендә катнаштык. Көн саен кемнедер фронтка озаталар иде. Сугышның шомлы авазлары үзен озак көттермәде. Фронттан кемнеңдер каты яралануы, кайберәүләрнең эзсез югалуы турында хәбәрләр, озакламый "кара мөһерле" хатлар килә башлады.
    Үз язмышыбыз да, илнең киләчәге дә билгеле түгел иде. Барысы да җиңү килүен көттеләр. Ничек кенә булмасын, авыл бирешмәде. Сугыштан яраланып кайткан фронтовиклар язгы кыр эшләре белән җитәкчелек иттеләр. Урып-җыю эшләре дә, мал карау да безнең иңнәргә төште. Ашау ягы начар, әйләнә-тирәдә ризык өчен яраклы үлән дә калмады диярлек, ә бөтен икмәкне соңгы бөртегенә кадәр элеваторга озаттылар. Закон бик каты иде, урлашсаң - төрмәгә. "Сталин налоглары" да тынгы бирмәде. Без "Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!" дигән девиз белән яшәдек. Сугыш хәрәкәтләре турында сөйләшүләр тыелды. Авыл советында эленеп торган плакат әле дә хәтеремдә. Анда бармагын иреннәренә терәгән хатын-кыз сурәте төшерелгән, ә астарак: "Болтун - находка для шпиона" дип язылган иде.
    Безне, 17-18 яшьлек егетләрне, Кызыл Армия сафларына 1944 елның ноябрендә алдылар. Әниләребез, безне кочакларына алып фатыйхаларын биргәндә: "Сез бит әле сабыйлар гына, исән-сау әйләнеп кайтыгыз", - дип елаштылар. Безне Ульяновск өлкәсенең Инза шәһәренә кече командирлар составы әзерли торган 56нчы укчы дивизиягә җибәрделәр. Занятиеләр башланды. Кичке перекличка вакытында минем фамилиямне беренче көнне дә, алдагы 3 көндә дә атамадылар. Кайбер иптәшләрем: "Өеңә кайтып кит, син исемлектә юк", - дип шаярталар иде. Мин рота старшинасы Исаевка мөрәҗәгать иттем, без аның белән бергә исемлектә перекличка вакытында беркем дә җавап кайтармаган Хәйруллин фамилиясенә юлыктык. Шулай итеп, мин Хәйруллин булдым. Мөхәммәтшәриф Гарипов исеменә бирелгән комсомол билетымны алып, яңаны бирергә вәгъдә иттеләр, ләкин өлгерми калдылар, мин инде юлда идем. Минем әтиемнең фамилиясе Хәйруллин иде, димәк, бабам Хәйрулла булган. Мин шушы үзем өчен бик үк ят булмаган әлеге фамилия астында 7 ел хезмәт иттем.
    Бер айлык хәзерлек үткәннән соң, 1200 кешелек татар егетләре составында мине Көнбатыш фронтка озаттылар. Без товар вагоннарында бик озак бардык. Көндез хәрәкәт итмәдек, станцияләрдә туктап тора идек. Вагонда яңа 1945 елны каршыладык. Мәскәүгә килеп җитүгә, мунча керттеләр, киемнәребезне "кыздырып" алдык, чөнки тәнгә әллә нәрсәләр чыга башлаган иде... Күптән күрелмәгән кайнар аш бирделәр. Бу вакытта Мәскәүнең бөтен тәрәзәләре маскировкаланган иде. Без анда озак тоткарланмадык. Башкаланы чыкканда, чираттагы шәһәрне азат итү хөрмәтенә салют залплары ишетелде.
    Аннан без көнбатышка таба юнәлдек, анда да төнлә генә хәрәкәт иттек, таң атканда юл тирәсендә янган танклар, туплар очрый башлады. Төн уртасында поезд туктады. Без "Гайжун" дип аталган станциягә килеп җиттек, ә вокзал тактасына "Совет Литвасы" газетасы эленгән иде. Без шунда китаплардан гына укып белгән җирләргә аяк басуыбызны аңлап алдык. Төнге урман аша 6-7 чакрым җәяү үтүгә, таң белән Неман елгасыннан ерак түгел генә урнашкан казармаларга барып җиттек. Бүрәнәләрдән ясалган, салам белән түшәлгән һәм брезент белән капланган ятакларга урнаштык. Мәрткә киткәндәй йоклаганбыз. "Подъём!" командасы яңгырады. Кая китерүләрен белү өчен, әйләнә-тирәгә күз салдык. Бездән ерак түгел генә ташкын сулы Неман елгасы ага иде. Безне рота-отделениеләргә бүлделәр дә тамгалар салынган урыннар буенча урманга алып кереп киттеләр. Юлдан чыгарга ярамый, янәшәдә миналар. Өч көн үтте. Шулкадәр салкын, палаткаларда хәтта ипи дә туңа иде.
    Кемнең ничә сыйныфлык белеме булуы, комсомолда тору-тормавыбыз турында сораштырганнан соң, арабыздан 23 кешене сайлап алдылар. Шуннан соң безне кабат урман сукмагы буенча алып киттеләр. 8-10 чакрым араны узып, тәрәзәләре ватылып беткән солдат казармалары янына килеп чыктык. Берничә көннән безгә тагын солдатлар өстәлде. Биредән 30-40 чакрымда гына фронт сызыгы уза иде. Шулай итеп, 1нче Балтыйк фронтының махсус бурычлы запастагы артиллерия полкы төзелде.
    Хәрби тормыш белән яши башладык. Яралыларны фронт сызыгыннан безгә китерәләр иде. Бездән алда килгән солдатлар арасында мин үземнең авылдашым Мирсәет Лотфуллинны таптым. Без аларны фронтның алгы сызыгына 15 февральдә озаткан идек, ә өч көннән соң яраланган якташымны госпитальгә җибәрделәр.
    Шулай бервакыт без төнлә хәрби объектлар һәм корал складлары янында төнге каравылда постта торганда ерак түгел генә җыр ишетелде. Солдатларны алгы
    сызыкка җибәрүләре икән. Шулчак караңгылыктан кемдер пәйда булды. Без аны каравыл землянкасына алып кереп, каравыл начальнигына тапшырдык. Икенче көнне перекличка вакытында безгә рәхмәт белдерделәр. Без тоткарлаган кеше дезертир булган икән.
    Җиңүгә ышанычыбыз арта барды. Без Литваны, Латвияне (Шауляй, Тельшай) азат итүдә катнаштык. Мин икенче батареяда төзәүче идем. Көчәйтелгән өйрәнүләр вакытында һәр көнне тревога буенча күтәрәләр иде. Ул вакытта безнең Рәхимбаев командалыгындагы батарея ату буенча беренче урынны яулады. Ату занятиеләрен генераллар күзәтә иде. Безнең хакта "За Родину" фронт газетасында да язып чыктылар. Ул вакытка Кёнигсберг шәһәре инде азат ителгән иде. Батарея командиры капитан Рәхимбаев, ике тапкыр Кызыл Байрак ордены кавалеры, Хәсән күле өчен барган сугышларда катнашкан кеше, безгә: "Сез, мөселманнар, һәрвакыт үрнәк булыгыз, уставны яхшы өйрәнегез", - дип әйтә торган иде. Ул артиллерия терминнарын татарчага тәрҗемә итте. Чөнки "прицел", "шкала", "угломер" дигән сүзләр безгә таныш түгел иде. Шуңа күрә беренче урынны алганбыздыр да инде, - дип елмаеп куйды бабай.
    - Сугышчан юлыбыз Көнбатышка таба дәвам итте. Җиңү көнен без Көнчыгыш Пруссиядә каршы алдык. Һавага атулар буенча сугышның тәмамлануын белдек. Бу көнне солдатларга иртәнге унга кадәр йокларга рөхсәт иттеләр.
    Көн уртасында безне ашханәгә алып бардылар һәм бәйрәм ашы, 100 грамм аракы белән сыйладылар. Полк командиры Пыршин безне Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде, яшь артиллеристларга: "Бәхетегез бар икән, сугыш бетмәсә, 13 майда сезгә дә Берлинны штурмларга туры килгән булыр иде", - диде.
    Сугыш тәмамлануга да карамастан, өйрәнүләр тукталмады. Дошманның союздашы Япония дә бар иде әле. 18 яшебездә без Ватан мәнфәгатьләрен анда да якларга әзер идек, - дип тәмамлады ул сүзен.

    * * *


    Минем бабам Калининградтан туган авылына 1951 елның 1 маенда гына әйләнеп кайта. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен, ул "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән. Аның башка күп кенә орден һәм медальләре дә бар, ләкин ул медаль - аның өчен дә, безнең өчен дә иң югары бүләк. Бабамның әнисенең абыйсы Хәлфетдин Шәмсетдинов та сугыштан исән-сау әйләнеп кайта, ләкин икенче абыйсы Низаметдин 1945 елның 9 маенда Берлинда һәлак була.
    Алмаз МУЛЛАГАЛИЕВ, 4нче гимназиянең 6нчы сыйныф укучысы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: