Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Авылда хатын-кыз булу җиңелме?

    15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә.

    Николашкинода яшәүче Ольга Абаева, авылларда яшәүче күп кенә башка хатын-кызлар кебек үк, календарьда хәзер үзләренең аерым көннәре булуы турында белмәгән дә. Чөнки әлеге бәйрәм 2008 елдан башлап кына халыкара масштабта билгеләп үтелә. Ә дөньяның күп кенә илләрендә
    Халыкара авыл хатын-кызлары көненең инде дистә елдан артык тарихы бар. Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясенең әлеге бәйрәмне рәсми рәвештә игълан итү турында 2007 елның 18 декабрендә кабул ителгән резолюциясендә болай диелгән: "авыл хатын-кызлары, шул исәптән җирле халыклар вәкилләре, авыл хуҗалыгы үсешен тизләтүдә, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә һәм авылларда хәерчелекне бетерүдә бик әһәмиятле рольне башкаралар".
    Әлбәттә, авыл-хатын кызларының җәмгыятебез тормышындагы роле шушы берничә юлга гына сыеп бетмәгән. Хатын-кыздан башка авылның яшәешен гомумән дә күз алдына китереп булмый. Күп кенә авылларның картаюы, ә кайбер очракта яшәүдән туктавының төп сәбәбе дә аларда туып-үскән кызларның, яхшырак шарт-ларда яшәргә омтылып, читкә китеп бетүендә бит.
    Николашкинода туып-үскән Ольга Абаева, мәктәпне тәмамлагач, читкә китәргә дип уйлап та карамаган. Бала чагыннан ук әнисе Валентина Семёновнага өй эшләрендә генә түгел, фермада да ярдәм итеп, авыл тормышына кече яшьтән өйрәнеп үскән кыз аттестат алганчы ук "авылда яшәячәкмен" дигән ныклы фикергә килгән. Гаилә корырга вакыт җиткәч, ул булачак тормыш иптәше Александрга шарт куйган: "Яратасың икән, авылга үзең күченеп кил. Мин туган авылымнан китмим!" Александр Иванович, Лениногорскида туып-үскән булса да, бабалары гомер иткән авылга килеп төпләнүдә бер кыенлык та күрмәгән. Һөнәре булган кеше кайда да үзенә эш таба ала, ул да "Николашкино" җәмгыятенә шофёр булып урнашкан.
    Ольга Николаевна, мәктәпне тәмамлагач, училищеда пешекче-кондитер һөнәрен үзләштергән. Ә менә эшкә фермага, лаеклы ялга чыгучы әнисе урынына килгән. Инде шактый еллар ул фермада аналарыннан аерылган 2-4 айлык дуңгыз балаларын карый. Ә эштән кайтып, шәхси хуҗалыкларындагы терлекләрне дә карагач, кухняда дипломы буенча һөнәрендә осталыгын арттыру өстендә эшли. Плитә янында мәш килеп, ул көн саен гаиләсен тәмле ризыклар белән сыйлый. Көн саен камыр ашлары да пешерә. Кечкенә улы һәм кызы әниләре пешергән
    тортларны аеруча яраталар.
    Николашкинода балалар бакчасы юк. Ольга Николаевна, әнисе белән яшәгәч, эшкә киткәндә балаларны кая калдырыйм дип аптырамый. Шулай да, аның фикере буенча, балалар бакчасы булмау авыл хатын-кызлары өчен зур проблема. Аларның да балаларын кече яшьтән үк мәктәпкә әзерли башлыйсы, файдалы шөгыльләргә җәлеп итәсе, коллективта аралашырга өйрәтәсе килә. Аннары, һәркемнең дә, аның кебек, балаларын ышандырып калдырып китәрлек кешесе юк бит.
    Ольга Николаевна белән бакчада ул үстергән чәчәкләр арасында йөрибез һәм сөйләшәбез. Аның һәр сүзеннән авылын яратуы һәм үзенең нәкъ менә шушы тормыш юлын сайлавыннан канәгатьлеге, авылның киләчәге өчен җаваплылык хисе сизелә:
    - Иң мөһиме - кәеф яхшы булсын! Гаиләдә иминлек, якын кешеләр исән-сау булганда, кәеф яхшы, һәрбер эшкә кул ята. Игътибар иткәнем бар, үзең яхшы кәеф белән эшләгәндә фермада дуңгыз балалары да чирләми, тәүлеклек артым да күбрәк була. Шуңа күрә, авылда яшисеңме син, шәһәрдәме, һәрвакыт позитив карашлы булырга тырышырга кирәк. Син үзеңне кайда яхшырак хис итсәң - шул җир дөньяның иң рәхәт почмагы. Мин үз бәхетемне туган авылымда - Николашкинода таптым.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: