Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ашыгыч рәвештә “үсеш нокталары” кирәк

    2012 елның 9 айлык социаль-икътисади үсеш йомгаклары буенча Баулы районы Татарстан муниципаль берәмлекләре рейтингында 16нчы урынны алып тора.

    ТР Икътисад министрлыгының сайтында урнаштырылган мәгълү-матлардан күренгәнчә, безнең район төп күрсәткечләр буенча ике пунктка, өстәмә күрсәткечләр буенча алты пунктка төшкән.
    Төп күрсәткечләргә тормыш һәм эшсезлек дәрәҗәсе, бюджет һәм халык керемнәре, инвестицияләр һәм җитештерү күләмнәре карый.
    Баулы районы буенча уртача хезмәт хакы 2012 елның 8 аенда 19162,8 сум (республика буенча 21382,8 сум) тәшкил иткән. Бу Бөгелмә (21229,5 сум), Лениногорск (21204,9 сум), Азнакай (19554,6 сум) районнарыдагыга караганда азрак, ләкин Ютазы районы белән чагыштырганда (16499,2 сум) күбрәк.
    Иң түбән хезмәт хакы (13 мең сумнан ким) Чүпрәле, Әлки, Балтач, Спасс, Әтнә районнарында. Татарстанның тагын унбер районында әлеге күрсәткеч 13тән 14 мең сумга кадәр тирбәлә. Укучыларда республикадагы иң югары хезмәт хаклары да кызыксыну уятмый калмас. Беренче урында Әлмәт районы (25887,7 сум), икенче урында - Түбән Кама (24,662,8 сум), өченче урында - Казан (23965,9 сум).
    Анализ ясаганда тормыш дәрәҗәсе коэффициенты да исәпкә алына. Ундүрт районда ул берәр берәмлектән кимрәк тәшкил итә, ягъни анда уртача республикадагыга караганда начаррак яшиләр. Аның каравы, башкалада тормыш дәрәҗәсе иң югарысы - 3,57. Аңардан Әлмәт (2,57), Яр Чаллы (2,56), Түбән Кама (2,18) калыша. Калганнарда әлеге күрсәткеч 1 белән 2 арасында тирбәлә, Баулыда ул 1,37. Бу Лениногорск һәм Бөгелмә районнарындагыга караганда югарырак.
    Баулы районында эшсезлек дәрәҗәсе республикадагы уртача сеннардан һәм күршеләрнекеннән (Азнакай районыннан тыш) югарырак. Тагын бер мөһим күрсәткеч - халыкның җан башына исәпләгәндә төп капиталга инвестицияләр күләме (бюджет акчаларын исәпкә алмыйча). 2012 елның беренче яртыеллыгы күрсәткечләре: республикада уртача ул - 15470 сум, Баулы районында - 310 сум. Әлеге күрсәткеч буенча без 49 муниципаль берәмлек арасында иң соңгы урыннарның берсендә. Әлбәттә, безгә зур акчалар җәлеп ителүче районнар, мәсәлән, Менделеевск (77520 сум), Түбән Кама (64850), Алабуга (45480) белән ярышуы авыр. Шулай да, әлеге хәлгә анализ ясау һәм артта калу сәбәпләрен ачыкларга кирәк.
    Аның каравы, җирле бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәр буенча бездә тәртип - алар республикагы уртача күрсәткечкә караганда югары. Халыкның җан башына акча күләме белән дә шундый ук хәл.
    Төп күрсәткечләр исемлеген җитештерү күләме йомгаклый. 2012 елның 9 аенда баулылылар халыкның җан башына 154 мең сумлык товарлар җитештергәннәр һәм хезмәт күрсәткәннәр. Бу күрсәткеч республикада уртача 350 мең сум тәшкил итте, Азнакай районында - 204 мең, Ютазы районында - 123 мең сум.
    Өстәмә күрсәткечләргә дә күз салыйк. Бездә, Аллага шөкер, үз вакытында түләнмәгән хезмәт хаклары юк.
    Баулыда зыянга эш-ләүче предприятиеләр, тулаем Татарстандагы кебек үк, 20 процент тәшкил итә. Халыкның җан башына мөгезле эре терлекләрнең баш саны һәм савым республикадагы уртача күрсәткечләргә караганда югарырак. Ә менә торакны тапшыру буенча без сизелерлек артта калдык. Куып җитү өчен вакыт аз калып бара.
    Икътисад өчен үсеш нокталарын каян табарга соң? Баулы территориясендә эре проектлар тормышка ашырылмый. Ләкин булган программалардан файдаланып калырга кирәк. Мәсәлән, җирле хуҗалыкларны үстерүгә 20,7 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Әлеге акчаларның күпмесе Баулы районына килеп җитте соң? Барысы да икътисади яктан актив халыкның инициативасы сызлыгына һәм финанслар турында белемнәре түбән булуына килеп терәлә.
    Финанс грамотасын әле хәтта күп кенә җирлек башлыкларына һәм предприятиеләр җитәкчеләренә дә күтәрәсе бар.
    Эшмәкәрләрне яклау программалары һәм грантлар бүлеп бирү турында белдерүләр бастыру гына нәтиҗә бирми. Чөнки газета укымаучы, интернеттан кызык эзләү өчен генә файдаланучы эшмәкәрләр күп әле. Инициативалы, белемле, булдыклы кешеләрне эзләү һәм хәзерләү буенча эш алап барырга кирәк. Семинар-практикумнар оештыру зарур. Аларның нәтиҗәлелеген күзәтеп барырга һәм укыту программасын гына түгел, ә аудиторияне дә үзгәртергә кирәк. Гомере буена базарда товарлар алу-сату белән шөгыльләнгән түтекәйгә заманча эшмәкәрлек турында сөйләп торуның ни файдасы бар?
    Эшмәкәрләр клубы турында хыялланырга гына кала. Андый берләшмәләр берничә шәһәрдә генә бар. Кызганычка каршы, безнең эшмәкәрләр үзләре оеша алмыйлар, моны район эшмәкәрләр берлеге һәм эшмәкәрләр профсоюзы мисалында күрергә мөмкин.
    Яшьләрнең финанс-икътисади белемен күтәрүгә яшьләр эшләре буенча бүлек һәм мәгариф бүлеге үз өлешен кертә алыр иде. Бездә бит палаткалы лагерьлар да, хәрби - патриотик тәрбия бирү, спорт юнәлешендәге һәм башка төрле тематик чаралар да оештырыла. Шундый ук чараны булачак эшмәкәрләр өчен дә үткәрергә мөмкин: аларны бизнес-планнар төзергә өйрәтергә, файдалы сайтларны күрсәтергә, мәсьәләләрне дөрес хәл итү өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеге, идарә органнары структуралары турында сөйләргә кирәк.
    Республика хөкүмәте тарафыннан "Татарстан Республикасында 2012-2016 елларда яшьләр эшмәкәрлеге" максатчан программасы расланды. "Яшьләрне Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә җәлеп итү өчен шартлар тудыру"га дүрт ел эчендә... 181 мең сум акча сарыф итү планлаштырыла. Яшьләрне эшмәкәрлеккә бизнес-уеннар белән җәлеп итәчәкләр. Акчалар аларны укытуга һәм мәктәп эскәмиясеннән бизнеска җәлеп итүгә тотылачак.
    Шунысы куанычлы, Татарстанның яшь эшмәкәрләр Берлеге рәисе Александр Чесноков программа акчаларына бизнес-остазлык институты төзергә, эшмәкәрләрдән һәм тренерлардан "бизнес-десант" тупларга тәкъдим итте. Алар республика төбәкләрендә лекцияләр, шулай ук франчайзинг ярминкәләре һәм яшьләр өчен бизнес-уеннар үткәрә алырлар иде.
    Хәзерге вакытта 2030 елга кадәр Татарстанның үсеш стратегиясе эшләнә. Бу процесс 22 ай вакытны алачак. Ләкин бүгеннән үк ТР муниципаль берәмлекләр Советының тәкъдимнәре кирәк, чөнки проектны эшләгәндә Сипгапур тәҗрибәсе генә түгел, шулай ук Татарстанның кече шәһәрләре һәм районнары чынбалыгы исәпкә алынырга тиеш, ә алар эре инвесторларны үз көчләре белән генә җәлеп итә алмаячаклар.
    "БИЗНЕС Online" электрон газетасында Казан шәһәре думасы депутаты, "Контр" куркынычсызлык компаниясе төркеме президенты Илдус Янышевның кызыклы фикере басылган:
    - Мин стратегиядә беренче чиратта авыл хуҗалыгын үстерүгә, кешеләрнең авылга кайтуына, авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшкәртүгә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә басым ясарга кирәк дип саныйм. Шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү дә зарур. Ләкин әгәр дә Россия һәм Татарстанда коррупциягә һәм бюрократиягә каршы көрәш мәсьәләләре игътибарсыз калса, әлеге чаралар бернәрсә дә үзгәртмәячәк.
    Стратегиядә кадрларның сыйфаты билге-ләнгән булырга тиеш. Бүген безнең югары уку йортларыбыз кадрлар хәзерлеген хәл итә алмыйлар, белгечләр замана таләпләренә җавап бирмиләр.
    Җәмгыятьнең культурасы түбәнлеге, караклык чәчәк атуы, патриотлык санланмавына, кешеләрнең күршеләренә карата лояль булмавы кебек тискәре күренешләргә каршы көрәш алып барырга кирәк. Әлеге проблемалар хәл ителмәсә, зур программалар нәтиҗә бирмәячәк, - дип саный депутат.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: