Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Архитектура һәйкәле

    18 апрельдә халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә.

    Баулы шәһәрендәге 1нче мәктәп бинасы Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Бина ишеге өстендәге бер ташка "1928 ел" дип язылган булса да, мәктәпкә нигез салу вакыты дип төрле чыганакларда төрле ел күрсәтелгән: кайсында - 1927 ел, кайсында - 1928 ел. Таудан таш чыгарып кисеп, аны төзелеш участогына җигүле атлар ярдәмендә ташуларын исәпкә алганда, мәктәпкә 1927 елда нигез салынган дип әйтү дөреслеккә туры киләдер. Шундый авыр һәм күләмле эшне ул чордагы җитештерү көчләре белән бер елда гына башкарып чыгу мөмкин булуына ышануы кыен. 1929 елның 1нче сентябрендә бина беренче укучыларын кабул иткән бит инде.
    ТР фәннәр академиясе тарих институтының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне туплау бүлеге чыгарган фәнни басманың беренче томында (Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. - Т.I. - Административные районы. - Казань: Изд-во "Мастер Лайн", 1999) Баулыдагы 1нче мәктәп бинасы турында түбәндәге мәгълүмат бирелгән: "Бер катлы бина 1927-1928 елларда төзелгән. Бина тышкы ягы табигый сынуга охшатып эшкәртеп киселгән таштан салынган. Почмаклары һәм бүлмә аралыклары тышкы якка чыгыбрак тора. Тәрәзә йөзлекләре штукатурланган. Кәрнизләре һәм тәрәзә төпләре шомартылган. Бу -эклектика стилендә рационализаторлык юнәлешендә төзелгән гражданлык архитектурасы һәйкәле".
    1нче мәктәп музеенда бина тарихына кагылышлы булган мәгълүматларны кадерләп саклыйлар. Төп мәгълүмат чыганагы - төрле елларда район газетасында басылып чыккан мәкаләләр. "Баулы тауларыннан төзелеш өчен кирәк булган таш, известь, акбур чыгару, Ык буеннан ком ташуда авыл кешеләре Х.Сәйфетдинов, Ш.Фәхретдинов, Г.Хәкимов, Б.Мөхәммәтҗанов эшләгән. Казу, төяү эшләрен кул көче белән башкарганнар, йөкне ат белән ташыганнар. Фәррах Гыймазетдинов төзелеш бригадасы белән җитәкчелек иткән. Таш кисеп, бина стенасының тышкы ягын бизәү белән Ключёвка авылыннан килгән оста Павел Бычков җитәкчелек иткән. Ә гомумән алганда, мәктәп бинасын төзү эшенә Баулыдан гына түгел, тирә-як авыллардан да бик күп эшче көчләр җәлеп ителгән", - дип язылган газета битләрендә.
    Кызганычка каршы, мәктәпнең беренче бинасы төзелүенең тере шаһитларын таба алмадык. Шулай да, өлкәннәр сөйләве буенча, ул чорда булган вакыйгаларны белүче кешеләрне табарга була әле.
    Баулыда яшәүче Әнвәр ага Ямалетдиновның сабый чагы хатирәләре 1нче мәктәп белән бәйле. Сугышка кадәр аның әтисе Хафизетдин Гыймазетдинов мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире булып эшли. Мәктәп артында озын итеп төзелгән агач йортта мәктәп директоры, завуч булып эшләүче кешеләрнең гаиләләре күршесе булып Гыймазетдиновлар да яши.
    - Мәктәпнең беренче бинасы төзелгәндә мин булмаганмын әле, ә менә икенче бинаны төзеп бетергәннәрен, анда парталар, урындыклар ташып йөргәннәрен хәтерлим. Әти мәктәптә эшләгәч, мин дә гел шул тирәдә урала идем, - ди Әнвәр Хафизетдинович. - Әти сугыш башлануның икенче көнендә үк фронтка китте, аннан кире кайтмады. Ул киткәндә кечкенә идек әле, әти хатирәләрен безгә сөйли алмыйча сугышта башын салды. Өлкәннәр әйтүе буенча, әти мәктәпнең беренче бинасын төзегән чорда да шунда эшләгән.
    Бөек Ватан сугышы елларында 1нче мәктәп үзенчәлекле хәрби объектка әверелә. Колхозларда булган иң яхшы атларны җыеп, мәктәп артындагы басуда кавалеристлар әзерлиләр. Әнвәр ага әйтүе буенча, аларны Баулы кешесе Гатаулла Миңнуллин өйрәтә. Сугышчан әзерлек үткән солдатлар Баулы җайдакларына атланып фронтка китәләр. Мәктәп сугышка китүчеләрне туплау урыны буларак та хезмәт итә. Мобилизацияләнгән ир-атлар шушы мәктәп янында сафларга тезелеп Ютазы яки Бөгелмә тимер юл станциясенә таба юл тоталар. Мәктәп артындагы колхоз басуы сугыш елларында аэродром вазыйфасын үти, көнбатыш юнәлешендә очучы самолётлар, ягулык салу яки ниндидер йөкләр алып китү өчен, бик еш шул басуга төшәләр.
    Бина төзелеп, Баулыда беренче мәктәп эшли башлавы төбәк үсешендә алга зур ыргылыш булган. Мәктәптә урта белем алу Баулы яшьләренә урта һәм югары уку йортларына керү мөмкинлеген биргән. Шушы мәктәптә "канат чыгарган" кешеләр бүгенге көндә дөньяның төрле почмакларында яшиләр, алар арасында илгә танылган зур галимнәр дә, башка бик күп төрле һөнәрләрне сайлап, зур казанышларга ирешкән кешеләр дә бихисап.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: