Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Здравушка” сәламәтлек тели

Баулыдагы 1нче санлы китапханә каршында оештырылган "Здравушка" сәламәт тормыш рәвеше клубы үз эшен яңадан башлап җибәрде.

"Здравушка" инде икенче елын эшли һәм шәһәрнең түбәнге өлешендә яшәүче үз сәламәтлекләренә битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Клуб президенты Надежда Калмыкова китапханәдә занятиеләрнең атнасына ике тапкыр үткәрелүе турында сөйләде. Клуб әгъзалары аның җитәкчелегендә гимнастика ясыйлар, физик һәм рухи сәламәтлеккә ирешү юллары турында фикер алышалар.
Клуб эше башлану уңаеннан бирегә 1нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучылары чакырылган, алар күптәннән китапханә белән элемтәдә торалар. "Спортята" һәм "Витаминки" мәктәп командалары сәламәт тормыш рәвеше темасына конкурсларда һәм уеннарда катнашканнар, бергәләшеп табышмаклар чишкәннәр. Клуб әгъзалары алдагы елга планны тикшергәннәр. Киләчәктә алар кызыклы кешеләр белән очрашулар оештыруны, сәламәтлекне ныгытуның яңа ысулларын үзләштерүне күздә тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев