Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уйнап туялмаслар иде

Редакциягә Баулы шәһәренең 27нче микрорайонында яшәүчеләрдән балалар мәйданчыклары төзекләндерелмәве турында шикаятьләр еш килә.

Бер ишегалды тарихы

Төшкә кадәр ишегалларында балалар аз иде. Ә 19А санлы йорт мәйданчыгында исә бөтенләй беркем дә күренмәде. Узып баручы хатын-кызларның әйтүенчә, балалар урамга гадәттә сәгать өчләрдән соң гына җыела башлый. Аның каравы 19нчы йорт янында уйнаучы өч малай белән сөйләшеп алдык.
- Монда безгә карусель белән таганнар ясасыннар иде, болары шыгырдый, - диделәр алар, утыргычы бөтенләй булмаган бер таганга күрсәтеп. 19А санлы күрше йорт мәйданчыгына ишарәләделәр: - Без әнә шул таучыкка йөрибез.
Бу таучыкның күптән буяу күрмәгәнлеге һәм хуҗасы булмаганлыгы әллә каян сизелеп тора.
- Күрәсезме, тимер кисәкләре тырпаеп тора. Балаларга уйнар өчен урын юк, әнә, йөриләр аптырап. Ә биредә бит машиналар да йөри. Беркемгә бернәрсә кирәкми. Шул ком гына бар инде, - дип әңгәмәгә кушылды 19нчы йортта яшәүче өч бала анасы Гөлфия Гатауллина.
Ә бит мәйданчык кайчандыр төзек булган, челтәрле футбол капкалары да урынында. Волейбол челтәрләре өчен баганалар да бар.
- Кайчагында монда туплы уйнарга чыгалар, - ди пенсионерка Нурия Даутова. - Ләкин үләнне чапмасалар, монда футбол уйный алмаслар инде.


Ә мисал янәшә дә генә

Икенче бер ишегалдына керәбез. Монысы 21нче йортныкы. Биредә сулавы ды җиңелрәк шикелле. Ишекләр һәм подъездлар янында белдерүләр өчен заманча такталар урнаш-тырылган, эскәмияләр, чәчәк клумбалары да бар. Бу йортның балалар мәйданчыгы үзенә җәлеп итеп тора. Башка мәйданчыклардан аер-малы буларак, биредә балаларга менү, сикерү, гомумән, физик көчләрен үстерү өчен мөмкинлекләр бар. Территория дә хәрәкәтле уеннар өчен кулай.
- Балалар уйный, ә әниләре күзәтеп утыра ала, - ди кер элеп йөрүче Рәсимә Галимова.
Сүз уңаеннан, йорт янындагы эскәмияле өстәл яңартылган, ремонтланган.
- Моны без ТМШдан эшләттек, - дип сөйли 3нче подъезд өлкәне Нина Яркова. - Юл буендагы чокырны да вак таш белән тигезләделәр.
Бу ханым, төзеклән-дерелгән йортта яшисе килгәнгә, уртак эшкә үз өлешен дә кертергә омтыла. Нина Михайловна, ТМШдан буяу биргәннәрен көтеп арыгач, аны үзе сатып алган һәм өстәлне, эскәмияләрне, клумбалар коймасын, хәтта чүп контейнерын да - төрле төсләргә буяп куйган.
- Матуррак яшисе килә бит, - ди ул. - Ирем машина тәгәрмәчләре шиналары алып кайтты, ә үсентеләрне үзем үстерәм. Ләкин клумбаны һәрвакыт карап торырга кирәк, чөнки чәчәкләрне йолкып алып киткәннәре дә булгалады.
Нәтиҗәдә Нина Яркова бик матур чәчәк түтәле ясаган, анда хәтта үрмәле гөлләргә дә урын табылган - сокланып туймассың!
- Турысын әйтергә кирәк: ТМШ эшләми, - дип кырт кисте подъезд өлкәне, - мәйданчыкка балалар өчен шәһәрчек яисә кечкенә йортлар урнаштырасы иде.
Ләкин шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге әлеге балалар йортларын өнәп бетерми, чөнки анда кичен яшьләр җыела. Нәтиҗәдә төннәрен - тавыш, ә иртәнгә ишегалды чүпкә тулган була. Шуңа күрә 23нче йорт ишегалдыннан андый агач йорт-ны алганнар. Ә әлеге комплексның өстәмәсе булган баганалар шул көенчә калган. Чит шәһәрдән берәр кунак килсә, аның ни өчен куелуы турында, мөгаен, озак баш ватар иде.
- Сез монда балалар мәйданчыгын күрәсезмени? - дип ризасызлык белдерде шул йортта яшәүче бер ханым. - Хәтта юньле ком китергәннәре дә юк. Балалар, әнә, чия агачлары астында шалаш корып, шунда уйныйлар.


Бюджет нинди - мәйданчыгы да шундый

"Наш двор" ТМШда безнең барлык сорауларга аның директоры Салават Галиуллин җавап бирде:
- Беренчедән, бүген бездә слесарьлар җитми. Икенчедән, берничә ай элек шәһәр һәм район җитәкчелеге белән очрашуда ике балалар мәйданчыгын "Баулынефть" идарәсе һәм шәһәр башкарма комитеты үзләренә алачак дигән карарга килгәннәр иде. Әлегә бу юнәлештә эш күренми. Ә ТМШның мәйданчыкларны төзекләндерүгә акчасы юк. Менә карагыз, - диде ул, коммуналь түләүләр өчен счёт-квитанцияне күрсәтеп, - бездә "йорт яны территориясен тоту" өчен һәр квадрат метр торактан нибары 78 тиен акча алына. Ә идарәче компаниядә, мәсәлән, бу тариф күпкә югарырак - 1 сум 45 тиен. Кешеләр күп түләргә теләмиләр. Микрорайонда бу мәсьәләдә хәл бөтенләй катлаулы. Кешеләрнең күбесе җыелышларга йөрми. Бер җыелышта иң күбе 90 кеше катнашкан иде. Ә бу нинди дә булса карарны кабул итү өчен җитәрлек түгел: йортта яшәүчеләрнең кимендә 50 проценты катнашырга тиеш. Идарә үзе карарлар кабул итәргә хокуклы түгел.
Менә шуңа күрә йомык әйләнә килеп чыга да инде. Бөтен кеше җыелып, балалар мәйданчыклары өчен җиһазларны бергәләп үзләре сатып алганда гына мәсьәләне хәл итеп була, күрәсең. Әлеге хәлдә кемнеңдер читтән килеп мәйданчык төзүен, территорияне төзекләндерүен таләп итү файдасыз. Бу эшне торак милекчеләре ширкәтенең үзенә оештырырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев