Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә

Татарстан районнарында 3нче августтан башлап ястү үзгәрә. Аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла. Төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.

Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде. Ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.

Намаз вакытларындагы үзгәрешләр беренчеләрдән булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә: 3нче августтан Урыссуда ястү вакыты соңрак (21:53), ә ә иртәнге намаз иртәрәк (23:47) керә. Казан шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 8нче августка туры килә, бу көнне ястү 22:05 сәгатьтә, 9нчы августта исә иртәнге намаз вакыты 00:18 сәгатьтә керә.

Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешкә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз, диелә хәбәрдә.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев