Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шигъри халәттә яши

15 сентябрь көнне якташыбыз, журналист, шагыйрә Асия Юнысова юбилеен билгеләп үтте.

Кызылъяр авылында туып-үскән Асия Юнысованы шигырь шаукымы Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда бөтереп ала, һәм ул җанындагы шул шигъри халәтне беркайчан да югалтмый.
Аның төп хезмәт юлы журналистика белән бәйле. Берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында эшләп алганнан соң, 1974-1989 елларда «Татарстан коммунисты» журналында тәрҗемәче булып хезмәт итә. Бу елларда аның көндәлек матбугатта журналистик язмалары, очерклары, ә «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы битләрендә балаларга атап язган шигырьләре, кыска хикәяләре дөнья күрә.
1989 елдан «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенең тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли, 1992 елдан ул бу газетаның әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 2007 елдан «Татарстан» журналында эшли.
А.Юнысова - берничә китап авторы. Аның «Үскән кыз», «Кышны яратам», «Җәйне сагынам», «Алмагач песие» китаплары нәни укучыларга багышланган. 2002 елда «Рухият» нәшриятында дөнья күргән «Айлы юл» һәм 2007 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Сагынырсың әле» дигән шигырь җыентыклары шагыйрәнең лирик шигырьләрен үз эченә ала.
Асия Юнысованың шигырьләрен укыганда шагыйрәнең барлык вакыйгаларны да йөрәге аша уздырганы күренә. Һәм ул вакыйгалар шигъри юлларга әверелә бара. Асия Юнысова - авылда туып-үскән кыз. Шуңа күрә дә күңеленә авыл табигате иңдергән хис-тойгылар аның шигырьләренә нәфислек өсти, аларны үтемле һәм ягымлы итә.
Асия Юнысова - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, «Бәллүр каләм-2002», Әлмәт язучылар берләшмәсенең С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләге иясе. 1998 елдан ул - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Якташыбызның юбилее уңаеннан Баулы шәһәре үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә 3нче мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашында "Мин бәхетле бүген" дип исемләнгән шигърият кичәсе узды. Кичәдә катнашучылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның китаплары белән таныштылар, шигырьләрен, җырларын тыңладылар. Кичәнең азагында китапханәчеләр шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби викторина үткәрделәр. Викторинада актив катнашкан укучыларга шагыйрәнең китапларын бүләк иттеләр.

Гөлия Шәмсетдинова,
үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев