Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлау участоклары әзер

17-19 сентябрьдә Дәүләт Думасына сайлаулар була.

Баулы районында сайлауларга 38 сайлау участогы әзерләнгән һәм җиһазланган: 16сы – Баулы шәһәрендә, 22се – авылларда. Бу хакта Баулы районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рима Солтанова хәбәр итте.

Районыбызда барлыгы 22849 кеше сайлауда катнашу хокукына ия: Баулыда –13336, авылларда – 9513 кеше.

 Рима Солтанова сөйләгәнчә, сәламәтлек торышы сәбәпле сайлау участогына бара алмаган кешеләр, шулай ук өлкәннәр, коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы янамасын өчен, өйләрендә тавыш бирә ала. Халыкның инде 20 проценттан артыграгы өйләрендә сайлау теләген белдергән. Территориаль сайлау комиссиясе өйдә тавыш бирү өчен гаризаларны әле кабул итә.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе сайлаулардагы бюллетеньнәр турында да мәгълмат бирде: һәр сайлаучыга икешәр бюллетень бирелә. Бер бюллетень – Баулы районы керә торган  Әлмәт бер мандатлы округы буенча (анда тугыз кандидат була). Икенче бюллетень – сәяси партияләрне (14 партия) сайлау буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев