Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабан туе килә

Баулы шәһәрендә төрле милләт вәкилләренең яраткан бәйрәме якынлаша. Аны һәрбер авылда үзенчәлекле бизәкләр өстәп үткәрәләр.

Быел иң беренче булып Сабан туе Шалты авылында үткәреләчәк. 2 июнь көнне авылга шунда туып-үсеп, бүгенге көндә төрле төбәкләрдә яшәүче бик күп кунак-лар кайтыр дип көтелә. Аларны барлау һәм бәйрәмне оештыру буенча Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге Баулы якташлар җәмгыятьләре зур эш башкара. Авылның 320 еллыгына багышланган бу чараны тиешле югарылыкта үткәрү өчен районда да оештыру комитеты төзелгән. Баулы белән чиктәш Оренбург өлкәсеннән, Башкортстан Республикасыннан да кунаклар чакырылган. Бәйрәмне оештыруга Шалтыда туып-үсеп, зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр, эшмәкәрләр иганә ярдәме күрсәтә. Зур шәһәрләрдән сәүдә предприятиеләре килүе көтелә. Оештыру комитеты утырышында булганнан соң, якынлашып килүче Шалты Сабан туе ел вакыйгасы булачак дигән фикер туды. Быел анда көрәш, ат чабышлары үткән мәйданнарда да көндәшлек көчле булачак, димәк, тамаша кылу да бик кызыклы булачак. Сабан туе кунаклары күңелен, җирле артистлардан тыш, татар эстрадасы йолдызлары Резедә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров һәм башка танылган артистлар да күтәрәчәк.
Шул ук көнне 18 сәгатьтә Хәнсевәр авылында кичке Сабан туе башлана. Быел бу авылда традицияне үзгәртеп, бәйрәмне кояш кыздырган эссе вакытта түгел, ә кич белән үткәрергә карар кылганнар. Бу үзгәрешләрнең инициаторлары - Хәнсевәрдә туып-үскән җырчы Вил Усманов һәм Баулыдагы "Девон" боз сарае директоры Илнур Хәйруллин. Казан ягындагы районнарның берсендә кичке Сабан туенда булганнан соң, кояш кыздырган вакыт белән чагыштырганда, көн сүрелгәч бәйрәмнең күңеллерәк үтүенә, кешеләрнең дә активрак булуына инанганнар алар. Авылдашлары да бу идеяне хуплаганнар. Шулай итеп, быел Хәнсевәр Сабан туена кунакларны 2 июнь көнне кичке сәгать алтыда көтәләр. Оештыручыларның планнары буенча, бәйрәм 3 июнь көнне иртәнге сәгать алтыда гына тәмамланачак. Илнур Наилевич әйтүенчә, Сабан туена бик күп көрәшчеләр киләчәк. Зур бәйгенең бүләге дә саллы булыр дип көтелә. Традицион тәкәдән тыш, абсолют батырга тагын нинди бүләк биреләсен оештыручылар әлегә сер итеп калдырды.
- Сюрпризлар күп булачак, аларны күрер өчен бәйрәмгә килергә кирәк. Хәнсевәрдә яшәүчеләрнең һәм нәсел тамырлары безнең авылга тоташкан һәркемнең бәйрәмдә катнашуы - мәҗбүри, ә башкаларга болай дип мөрәҗәгать итәбез - "Бәйрәмгә рәхим итегез!" - ди И.Хәйруллин.

Шулай да аз гына булса да сер "пәрдәсен" ачтылар: бәйрәмгә Түбән Кама шәһәреннән акробатлар чакырырга җыеналар, шулай ук кунакларның күңелләрен ачарга Вил Усманов Казаннан үзенең бик күп иҗатташ дусларын алып киләчәк ди.

Хәнсевәр авылы кергән Салих авыл җирлеге башлыгы Рузил Әхмәтшин әйтүенчә, традицион бәйрәмне кичке вакытта үткәрү чыгымнарны арттырачак (мәйданнарны яктыртырга да туры киләчәк бит), ләкин инициатив төркем егетләре, иганәчеләрне җәлеп итеп, бу мәсьәләне хәл итүне үз өсләренә алганнар. Салих җирлегендә Сабан туе үткәрүнең тагын бер үзенчәлеге бар - аны, башка җирлекләрдәге кебек, берничә авылга бер бәйрәм итеп үткәрмиләр, Яңа Чүте, Салих, Хәнсевәр авыллары һәрберсе чиратлап үз бәйрәмен үткәрә һәм бер-берсенә кунакка йөрешә.

Сабан туе ел саен Алексеевка авылында да үткәрелә. Чуваш телендә әлеге бәйрәм Акатуй дип атала. Бу авыл Сабан туенда бөтен традицион уеннардан тыш, тагын бер үзенчәлекле бәйге үтә - хатын-кызлар гер күтәрә.

Районыбыздагы төрле авылларга телефон аша шалтыратып сорашу үткәргәннән соң, бу көннәрдә барлык торак пунктларда иң зур бәйрәм булган Сабан туена җитди әзерлек баруын белдек. Бүгенге көндә ул - районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең көтеп ала торган уртак бәйрәме. Якташларыбыз аны ничек кызыклырак һәм матуррак итеп үткәрү турында интернеттагы социаль челтәрләрдә дә фикер алышалар. Ә кайбер кечкенә авылларда, җирлек үзәгендәге Сабан туенда булып кайтканнан соң, үзләренең аерым бәйрәмнәрен дә оештыру традициясе яшәп килә. Мәсәлән, Яңа Баулы һәм Миңнегол авылларында инде шактый еллар кичке Сабан туе үткәрәләр. Татар Томбарлысында ел саен Әбиләр сабан туе үтә, ә кырымсарайлылар бу зур бәйрәмне христианнарның Троица бәйрәме белән бергә үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев