Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роспотребнадзор пандемия чорында мәҗбүри таләпләр үтәлешен тикшерә

Бөтен дөнья инде ел ярым яңа коронавирус инфекциясе пандемиясендә яши. Авыру таралуга юл куймау максатыннан, районыбызда өстәмә санитар-эпидемиягә каршы чаралар үткәрелә. “Хезмәткә дан” газетасына бу хакта Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Айгөл Сабитова сөйләде.

– Татарстанда, шул исәптән Баулы районында  яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы саклану белән бәйле рәвештә, кискен респиратор вируслы инфекция һәм грипп белән авыручылар саны арту чорында өстәмә санитар-эпидемиягә каршы чаралар уздыру турында 355 күрсәтмә бирдек. Аларның 124е – җәмәгать туклануы предприятиеләренә, 54е – сәнәгать  объектларына, 4есе – медицина учреждениеләренә, 6сы – транспорт предприятиеләренә, 51е – коммуналь объектларга, 34е – авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, 45е – азык-төлек сатучы предприятиеләргә, 37есе – балалар һәм яшүсмерләр оешмаларына, – дип хәбәр итте Айгөл Сабитова.

Шулай ук Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районы территориаль бүлеге хезмәткәрләре  төрле сәүдә, сәнәгать, белем бирү, социаль һәм башка объектларда тикшерүләр уздыра. Бу чорда барлыгы 448 тикшерү үткәрелгән.

– Тикшерүләр барышында, мәҗбүри таләпләрне бозулар ачыкланды. Мәсәлән, Баулы икмәк заводында вентиляция системасының техник торышы контрольдә тотылмый, бу исә дымлылык дәрәҗәсе артуга, хезмәткәрләр арасында тын юллары системасының инфекцияле авыруларына, аллергия реакцияләренә китерергә мөмкин. Шулай ук бу предприятиедә эчә торган су режимы таләпләре үтәлми, бу исә хезмәткәрләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килү куркынычын тудыра. Эчәр өчен гарантияләнмәгән су куллану кискен эчәк инфекцияләре барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин, – дип сөйләде спикер. – Равил Садыковның фермерлык хуҗалыгында ачыкланган җитешсезлекләрнең берсе – кулларны эшкәрткәндә дезинфекция чарасы буларак Дез-хлор (0,03 процентлы) куллану, ул исә бу чараны куллану инструкциясе буенча кулларны эшкәртү өчен рөхсәт ителми.

Шулай ук Айгөл Сабитова социаль объектларда (“Семья” приюты, “Шатлык” тернәкләндерү үзәге) балалар даими яши торган кайбер биналарның һаваны йогышсызландыру приборлары белән җиһазландырылмау очраклары булуын да телгә алды. “Берёзка” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дә шуңа охшаш җитешсезлек ачыкланган, биредә һаваны йогышсызландыру приборлары җитәрлек күләмдә түгел, бактерицид нурландыру приборының эш графигы  юк. “Иволга”да да ковид таралуны булдырмауга юнәлтелгән чаралар тулы күләмдә үткәрелми. Мәсәлән, биредә, махсус җайланма кулланып, һаваны даими йогышсызландыру тәэмин ителмәгән: һаваны йогышсызландыру журналында 1 һәм 2 июньдә бу хактагы язулар юк.

Бу факлар буенча административ йогынты ясау чаралары кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев