Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нефть Асия кебекләргә буйсына

Газетабызда хәбәр ителгәнчә, 36 ел дәвамында бөтен белемен һәм көчен Баулы төбәгенә багышлаган геолог-ветеран Асия Гайнаншина 26 ноябрьдә якты дөньяны калдырып китте. Әлеге мәкаләне аның истәлегенә багышлыйбыз.

Асия Гайнаншина (Зиннәтуллина) 1928 елда Ютазы районының Бәйрәкә авылында ишле гаиләдә туа. Әнисенең гомере иртә өзелә, балалар үги әниләре тәрбиясендә кала. Әтиләре район газетасының баш мөхәррире булып эшли, ә сугыштан соң колхоз белән җитәкчелек итә. Татарстанда нефть табыла башлаган елларда республикада нефть белгечләренә ихтыяҗ зур була. Шуңа күрә Асия Губкин исемендәге нефть институтына Мәскәүгә юл тота. Татар авылында туып-үскән яшь кызга бик авырга туры килә, ул чакларда Асия русча сөйләшә дә белми. Аңа, дәреслекләрдә язылганнарның мәгънәсен аңлау өчен, кабат-кабат укырга туры килә. Ләкин, көчле ихтыярлы кыз үз дигәненә ирешә - югары белем ала, инженер-геолог һөнәренә ия була.

1952 елда институтны тәмамлаганнан соң, ул Баулыга эшкә кайта. Биредә үзенең булачак ире Илгизәр Габдулла улын очрата. Ул да нефть институтын, ләкин Уфа югары уку йортын тәмамлаганнан соң туган районына (тумышы белән Уба авылыннан) әйләнеп кайта. Яшь гаиләдә бер-бер артлы уллары Шамил һәм Наил дөньяга килә.

Хезмәт эшчәнлеген Асия Мотыйгулла кызы өлкән геолог сыйфатында башлый. Аның һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы игътибарсыз калмый. Ул "Баулынефть" идарәсендә озак еллар геология бүлеген җитәкли, ә 1974 елда нефть чыганакларын эшкәртү буенча технология бүлеге начальнигы итеп билгеләнә, аңа лаеклы ялга чыкканчы - 1988 елга кадәр җитәкчелек итә. Ул предприятие ихтыяҗларына җавап бирүче югары нәтиҗәле структура төзүгә ирешә. 1977 елда Асия Мотыйгулла кызы "Мактау билгесе" ордены белән бүләкләнә, ә 1980 елда ТАССРның атказанган нефтьчесе исеменә лаек була.

(Мәкаләне тулысынча безнең газетаның 14 декабрь санында укыгыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев