Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелләр кавышкан, йөрәкләр табышкан

Иңне-иңгә куеп, бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер тән, бер җан булып 60 ел гомер кичергән парларны күрү күңелдә соклану хисе уята. Яңа ел алдыннан ЗАГС бүлегендә әнә шундый парларны хөрмәтләү кичәсе булды. Чит төбәкләрдә туып-үскән, бүгенгесе көнне Баулы районында яшәгән Матвеевлар һәм Галиәкбәровлар гаиләләре бриллиант туйларын теркәделәр.

Олыгайган көнеңдә янәшәңдә ышанычлы тормыш иптәшең булу - зур бәхет ул. Андый кешеләрнең бер-берсенә карата булган мөнәсәбәтләре алтыннан да чистарак, бриллианттан да кадерлерәк була. Апас егете Әнвәр үзенең булачак хатынын - Югары Балтай авылында туып-үскән Фәһимәне беренче тапкыр тимер юл станциясендә күреп ала, соңрак язмыш аларны Апас Сабан туенда таныштыра. Чибәр Фәһимәгә күз сала Әнвәр, һәм яшьләр очрашып, хатлар язышып йөри башлый. 1952 елны каршылар алдыннан Сызрань шәһәрендәге хәрби училищеда укыган Әнвәргә 10 көнлек ял бирәләр һәм алар 31 декабрь көнне ЗАГСта язылышалар. Ул көннән соң инде 60 ел вакыт үткән. Әнвәр Фатыйх улы 30 елдан артык гомерен эчке эшләр бүлегендә хезмәт итүгә багышлый. 15 ел район ветераннар җәмгыяте рәисе була. Россия һәм Татарстан Республикасының күп санлы медальләре һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Фәһимә Фәтхулла кызы 40 елга якын шәфкать туташы булып эшли. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныклары, 2 оныкчыклары бар. Юбилярларның икесе дә сугыш һәм хезмәт ветераннары.
Чувашиянең Козлов районы Тюрляля авылында туып-үскән Антонина педагогия институтын тәмамлап, Самара өлкәсендәге Иске Семёнкино мәктәбенә чуваш телен укытырга кайта. Уфада физкультура техникумын һәм Самарада педагогия училищесын тәмамлаган Василий да шул ук вакытта әлеге мәктәпкә эшкә урнаша.
- Бер күрүдә үк гашыйк булдык без. Бергә эшләдек, бергә яши башладык. Аннан соң барып язылыштык, - дип сөйли Антонина Корниловна. Ул үзе өч югары белем алган, рус теле һәм әдәбияты, немец һәм чуваш теле укытучысы. 56 ел гомерен балаларны укытуга багышлаган. 21 декабрь көнне ул үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Шуны да әйтик, өч ел элек кенә лаеклы ялга чыккан. Василий Романович та читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый. Технология, физкультура дәресләрен укыта. Җиңел атлетика, чаңгы спорты буенча спорт мастеры. Ярышларда катнашып күп санлы медальләргә ия була. Алар өч кыз тәрбияләп үстерәләр, аларның барысы да әти-әниләренең юлыннан китә, укытучы һөнәрен сайлый. Хәзерге көндә Василий Романович белән Антонина Корниловнаның 6 онык-лары, 4 оныкчыклары бар.
ЗАГСта үткән кичәдә "яшь" парларны райисполком җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин, үзләре эшләгән коллективларның вәкилләре тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев