Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кандыз егете газета призына лаек булды

"Хезмәткә дан" газетасы "Халык репортёры" конкурсын дәвам итә. Чираттагы җиңүче дип Татар Кандызы мәдәният йортының рәссам-сәхнәгә куючысы Айрат Хөсәенов табылды.

Егерме ике яшьлек Айрат Хөсәенов иң актив репортёрларның берсе - ул "Вконтакте" социаль челтәрендә "Кандыздан без" төркемендәге хәбәрләрне яңартып тора, "Хезмәткә дан" газетасы өчен яңалыклар, фото һәм видеоязмалар җибәрә. Безнең сайтка керүчеләр, Айрат һәм аның коллегалары ярдәмендә, кандызлыларның каток әзерләүләре, кызыклы чаралар үткәрүләре, хәтта телетапшыруда катнашулары турында да белделәр.
Узган ел Айрат туган авылы клубында рәссам-сәхнәгә куючы булып эшли башлаган, мәдәният училищесына укырга керергә җыена.
- Интернетта үз төркемебезең "дивар"ын яңартуга үз өлешемне кертүемә сөенәм. Бу бик яхшы гамәл, чөнки кандызлылар илнең төрле почмакларында яшиләр - Мәскәүдә дә, Америкада да бар алар. Якташларыбызга үз авыллары тормышы турында белү кызыклыдыр. Шулай ук районыбызның һәрбер авылында да шундый ук төркемнәрнең оешуын телисе килә, күршеләрдә нинди хәлләр барлыгын белү кызыклы бит, - ди җиңүче.
Айрат, яхшы репортёр буларак, телефонына 100 сум акча алачак. Исегезгә төшерәбез, газетабыз сайтында иң яхшы яңалык, фоторәсемнәр һәм комментарийлар авторы конкурста җиңүче дип билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев