Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кабакның каретага әверелүен көтә

Көзен, яшелчәләр уңышын җыяр вакыт җиткәч, бакчачылар нинди генә гаҗәеп формадагы табигать могҗизаларына тап булмыйлар. Баулы шәһәрендә яшәүче Хәлимовларны бакчаларындагы кабак зурлыгы белән шаккатырган.

Венера һәм Мөсәвир Хәлимовлар бакчасында үскән зур кабакка иң гаҗәпләнгән һәм сөенгән кеше - аларның бер яшьлек оныклары Самира. Өлкәннәр бакчада бәрәңге алганда, ул кызгылт сары төстәге галәмәт зур кабак янында үзен бик рәхәт хис иткән: өстенә менеп утырып ял иткән, аны таучык урынына күреп, өстеннән шуып та уйнаган.
Әлегә кабакның авырлыгын белмиләр, аны урынында тәгәрәтеп кенә караганнар, Самираның әнисе Лилия аның диаметрын үлчәп караган - 140 сантиметр, ди.
Кабактан Хәлимовлар төрледән-төрле тәмле ризыклар пешерәләр икән. Бу кабак манты, бәлеш кебек ризыклар пешерергә дә, сок чыгарырга да җитәчәк. Ләкин баһадирны әлегә кисәргә ашыкмыйлар, ризык әзерләү өчен аның янәшәсендә тәгәрәшеп үскән гадәти зурлыктагы кабаклар да бар. Әби-бабасы оныкларының зур мавыгу белән кабак тирәсендә мәш килүен кызыксынып күзәтәләр. Аның бал күлмәген киеп кабак янында йөргән мизгелен фотога да төшергәннәр. Кызчык, әнисе сөйләгән әкияттәге сыман, аның каретага әверелүен көтә бугай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев