Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ир-атлар кәләш сайлаганда кызларның кайсы сыйфатларына игътибар итүен сөйләгән

Россиядә ир-атлар кәләшләр өчен иң мөһим сыйфатлар – яхшы күңелле булу, гаделлек һәм тугрылык дип саный. «Работа.ру» (Саклык банкы экосистемасына керә) уздырган тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәткән. РИА Новости шул турыда яза.

«62 процент җавап бирүчеләр өчен иң мөһим критерийларның берсе – кәләшнең гадел һәм тугры булуы, 53 проценты гаилә кору өчен юаш һәм ачык күңелле кызларны сайлый, 52 проценты – тышкы сыйфатларны, шул кадәр үк кеше кызның акылын һәм интеллектуаль сәләтләрен бәяли», – диелә хәбәрдә.

39 проценты өчен юмор хисе мөһим, ә респондентларның 28 процентына кызның спортка уңай мөнәсәбәте һәм сәламәтлегенә игътибарлы булуы шарт. Сораштыруда катнашкан шуның кадәр үк ир-ат өчен кызларның ашарга пешерә белүе әһәмиятле. 26 процент җавап бирүчеләр эшчән кызларга өстенлек бирә, 23 процент ир-ат яхшы белемле нәфис затларны сайлаячагын белдергән.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев