Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фоминовкага «Чиста су» килде

Авылларны чиста су белән тәэмин итүне күздә тоткан федераль программа нигезендә, Баулы районының Югары Фоминовка авылында яңа суүткәргеч төзелә башлады. Бу максатка федераль бюджет 14 млн. сум чамасы акча бүлеп биргән.

Фоминовка халкы бүгенге көнгә кадәр узган гасырның 50нче еллары азагында, терлекчелек фермасын су белән тәэмин итү максатыннан төзелгән артезиан коесы суын файдалана. Суның сыйфаты эчә торган суга булган таләпләргә җавап биреп бетерми. Шуңа күрә 2009 елда авыл халкы җыелышта Фоминовканы "Чиста су" федераль программасына кертүләрен сорарга дигән карарга килә. Шул ук елны заказ биреп проектны ясаталар. Быел, ниһаять, бу максатка акча бүлеп бирелә һәм авылда аны тормышка ашыру буенча эш башлана.
Авыл клубына чираттан тыш җыелышка фоминовкалылар су кертү проблемаларын уртага салып сөйләшү өчен җыелдылар. Ләкин җыелыш башлану белән әлеге вакыйгага шатланучылар гына түгел, ә аңа каршы булган кешеләр дә бар икәнлеге ачыкланды. Әлбәттә, авылга су килүенә беркем дә каршы түгел, ә менә аның каян киләчәге бер төркем авыл кешеләрендә ризасызлык тудырган. Мәскәүдә яшәп, җәйләрен туган якларында үткәрүче рәссам Александр Маликов суүткәргечне Лукинка чишмәсеннән сузуны авылга каршы җинаять дип атады. Аның фикеренчә, ул чишмә авыл аша үтүче инешне туендыра, чишмәдә гидротехник эшләр башкару фоминовкалыларны инешсез калдырырга мөмкин. Бу сүзләргә каршы Поповка авыл җирлеге башлыгы Сергей Попов үз аргументларын китерде. Белгечләр килеп авылның су ресурсларын өйрәнгәннәр. Лукинка чишмәсенең дебиты зур, анда бернинди бораулау эшләре үткәрү күздә тотылмый, су да авылга үз агымы белән килерлек итеп эшләнәчәк, диде ул.
Аннары бергәләп авыл кешеләренең бүгенге уртак мәшәкатьләре турында фикер алышуга күчтеләр. Йортларга суны ничек үткәрергә, нинди торба сатып алырга, җирне кемнән казытырга, урамда кое калдырыргамы-юкмы һәм башка бик күп сорауларга бергәләп җавап эзләделәр. Суүткәргеч төзүчеләр җир казыганда берничә йортның иске су линиясен өзгән, яңа линиягә тоташканчы аларны су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүен дә сорадылар җирлек башлыгыннан. Җыелыш тәмамланганда авыл кешеләре һәм җирлек башлыгы һәрвакыт элемтәдә булып, килеп туган проблемаларны бергәлектә хәл итәргә килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев