Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычың булса, үзеңне якларга әзерлән

Идарәче компанияләр бурычлыларның эшләрен судка тапшыра башлады.

Кешеләрнең ниндидер җитди сәбәпләр белән торак-коммуналь хезмәтләр өчен тулысынча түләми калган чаклары була. Алар, бәлки, хезмәтләрнең күрсәтелмәвен исбатлый алмаганнардыр яисә билгеләнгән суммалар белән килешмәгәннәрдер. Микрорайонда яшәүче Наилә Мифтахова белән дә шундый хәл килеп чыккан. Бу ханым берүзе яши, шуңа күрә су счётчигы урнаштыруның кирәген тапмаган. Счётчигы булмаганга күрә, аңа су өчен аена 10 мең сум язганнар. Шулкадәр суны кулланмавын ул исбатлый алмаган, шулай да счётчик куйдырган. Җыелган бурычлары белән килешмәсә дә, торак милекчеләре ширкәтенең исәпләү үзәгендә бурычын акрын гына каплап бетерәчәге турында белдергән. Ләкин анда, көтеп торырга теләмичә, тиз арада эшкә керешкәннәр, күрәсең.
Судка дәгъва гаризасы бирелгәннән соң, җавапчыга суд повесткасы җибәрелә. Гамәлдәге почта хезмәте күрсәтү кагыйдәләре адресатка заказлы хат керү турында белдерү тапшыруны гына күздә тота. Суд боерыгын алганнан соң, бурычлы кеше 10 көн дәвамында судка дәгъва белдерә ала, ул чагында Идарәче компания бурычның барлыгын суд тәртибендә исбат итәргә тиеш. Димәк, Идарәче компания Н.Мифтахованың фатирда берүзе яшәп, 300 кубометрга якын су кулланганын исбатларга тиеш булган.
Н.Мифтахова әйтүенчә, ул белдерү кәгазе алмаган, почтага суд боерыгы җибәрелгән заказлы хатны алырга да бармаган. Нигә болай килеп чыкканын без ачыклый алмадык. Шәһәр судында әлеге хәлгә мондый аңлатма бирделәр: суд җавапчыга тиешле хәбәрне җиткерү чарасын күргән, шуңа ул бу хакта хәбәрдар дип санала. Заказлы хатларны китерү-китермәү өчен суд җавап бирми.
Суд Н.Мифтахова эшен читтән торып, ягъни җавапчыдан башка тикшергән. Суд карары нигезендә приставлар җәза үтәтү эше кузгаталар һәм ханым янына барып, бурычын каплауны таләп итәләр. ТМШның аны судка бирүе турында Н.Мифтахова приставлардан гына белә. Шуңа күрә ул, суд боерыгын алмаганга күрә, каршы чыгуы турында гариза язмакчы була. Приставлар аңа шундый мөмкинлек биреп, җәза үтәтүне кичектерәләр. Ханым гариза яза һәм нәтиҗәдә судья суд боерыгын гамәлдән чыгару турында карар чыгара. Ләкин бу бурычларны түләүдән азат итми, бары приставлардан вакытлыча "коткара" гына.
Бурычы җыелган кеше идарәче компаниянең судка мөрәҗәгать итүен белмичә дә калырга мөмкин, ләкин ул үз хокукларын белергә тиеш. Суд приставларының күпчелек "клиентлары" суд боерыкларын алмауларын әйтәләр. Алар, бәлки, судтан почта аша килгән заказлы хатлар турында белдерүләргә игътибар да итми
калганнардыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев